Меню Рубрики

Загадки на татарском языке с антонимами

Загадки на татарском языке

Загадки на татарском языке с ответами.

Просмотр содержимого документа
«Загадки на татарском языке»

Иртә килә, кич кайта. (Кояш)

Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

Үзе урак, үзе тешсез. (Ай)

Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай)

Аяксыз, кулсыз, капка ача. (Җил)

Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк. Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил)

Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә. (Суык)

Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык)

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)

“Күктән килде, җиргә иңде” (Болыт, яңгыр)

“Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым” (Кар)

Канатсыз, йонсыз нәрсә оча. (Кар)

Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)

Мөмкин түгел. (Һава)

Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә. (Җир)

Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә)

Катлы-катлы булып үсә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

Ормый, сукмый, үзе кешене җылата. (Суган)

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Аны кем әйтер? (Помидор)

Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер? (Чөгендер)

Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? ( Кишер)

Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

Үзе – бер бөртек, Эче – мең бөртек. (Кабак)

(тән төзелеше, гаилә, туганлык һ.б.)

Кырык бармак, кырык тырнак, Бер агачта ике яфрак. Ике җанга бер сулыш.

Асты диңгез, өсте нур.

Кунак килде, чыгып алыгыз: Аягы бар — йөрми, Күтәрмичә өйгә керми.

Ак җимеш, Өстәлгә куелмый, Үзен һәркем ашый.

Берәүләр үз ашларын эскәтер җәйми генә ашыйлар.

Төшә-төшә, җиргә җитми, Менә-менә, күккә җитми.

Югары менәр һү-һү, Түбән төшәр һү-һү, Уртасында былбыл кош Сайрыйдыр ла һү-һү.

Үзе бер, ябе дүрт, Ьәр япьтә бишәр ботак.

Ике багана, Ике багана өстендә мичкә, Мичкә өстендә бөке, Бөке өстендә йомры туп, Туп өстендә куаклык, Куаклык эчендә хайванлык.

Өлкән өй, Өлкән өй эчендә кече өй, Кече өй эчендә балван бии.

Бер бүкәндә җиде тишек.

Тал башына кара җылан асылган.

Урман ботаксыз, Җәнлеге сөяксез.

Тимер тәкә тау яра.

Карурманны бер балта белән кырып салдым.

Иң әүвәле кара урман, Аннан ары шома тау, Аннан ары кече урман, Аннан ары елтыравык, Аннан ары мышлыпый, Аннан ары тәтелдек, Аннан ары очлыкый.

Кара урман, Кара урман артыннан кире урман, Кире урман артыннан җелкелдек, Җелкелдек артыннан мыркылдык, Мыркылдык артыннан шаркылдык, Шаркылдык артыннан селкенчәк, Селкенчәк артыннан тәртешкә, Тәртешкә артыннан тырма.

Олы урман да кече урман,- Берсен кыралар, Берсен саклап торалар.

Ике батыр, Аяк юлы ятыр.

Йөзлек астында йөз энә. Ялт-йолт ябыла, Йозаксыз бикләнә.

Кыл-кыл, кыл сарай, Кыл сарайның эчләрендә Кылыклы атларым уйныйдыр.

Туз чиләк эчендә тырантай уйный.

Тирән күл — суы акмый.

Бер яланда ике күл.

Ике агай рәттән торсалар да, Бер-берсен күрмиләр.

Ике туган бер-берсен күрмәсәләр дә, Гомер буе, бергә ятып, бергә торалар.

Ике туган һәрвакытны Аерылып тормыйлар, Юл аркылы торсалар да, Бер-берене күрмиләр.

Ике туган янәшә Чыгалмыйлар тау аша.

Икәү карап тора, Икәү тыңлап тора, Берәү сайрап тора.

Ишек башы уратма, Аны эзләрсез бер атна.

Мин итекне кигәнче, Агаем айда була.

Түгәрәк күлгә су тулган, Көянтәләп алыгыз.

Бер күчәрдә ике көпчәк. Тәртәсе бар, аты юк, Күзләре бар, башы юк.

Бик күп укый, бер дә белеме юк.

Яр буенда ярты алачык.

Бер тау тирәли ике тишек чүмеч эленгән.

Ишетмешнең ишек төбендә ике туры ат бәйләдем.

Тау битендә бер амбар, Аның ике ишеге бар,- Бервакытта ябылмый, Көне-төне җил уйный.

Ишек ябылган, Кече морҗадан җил уйный.

Баглы улакта, Койрыгы колакта.

Карт атаем урманында Ат кермәгә юлы юк.

Алдан — малай, Арттан — бабай.

Кечкенә генә җил капка Ачыла да ябыла.

«Ти»,-дисәң, тими, «Тимә»,- дисәң, тия.

Ишек, Ишек артында тишек; Аны белмәгән кешенең Тамак асты тишек.

Кап-кап, мыш-мыш, елт-елт, челт-челт, каләм, урман, җанвар.

Йөзлек астында юеш бозау.

Кызыл сандык эчендә күкеле сәгать кычкыра.

Оясыннан чыгып өрә дә кереп кача.

Ти-ти итә, Тау астына керә дә китә, Бәласе иясен көтә.

Үзе сөяксез, Сөйләгән сүзе хисапсыз.

Сөйдергән дә шул, Биздергән дә шул, Иң татлы да шул, Иң ачы да шул.

Бикләнмәгән сандыкта Утыз ике энҗем бар.

Түгәрәк күлдә алтын таш, Ау салсаң да алынмас.

Бер өйгә керсәм, Эче тулы күкәй, имеш.

Кабык абзар, Кабык абзар эчендә сөяк абзар, Сөяк абзар эчендә җизнәң аты кешни.

Ит сарай, Ит сарай эчендә ак калай, Ак калай эчендә йөгерек малай.

Ак тавыклар кунаклаган Кызыл киртә өстенә.

Кечкенә генә кунача, Утыз ике кодача Утыралар кунакта.

Сөяк келәт, ит бастырык.

Утыз ике ак ат, Бер чыгымчы җирән ат.

Көмеш сарай эчендә Чаптар айгырым кешнидер.

Сөяк абзар, кабык ишек.

Койма коелган, Каплап куелган, Әмма җил тормый.

Олы юлдан берәү бара, Ак капчыгы төшеп кала.

Чарлактан ак чалма төште.

Бер ананың биш баласы, Кайсын тешләсәң, шунысы авырта.

Биш анага биш туган, Бишесе дә иш туган; Арада берсе баш туган, Буйлары гына тиң түгел.

Уклау, Уклау баглы чуклау, Чуклау башы биш тармак.

Өй эчендә биш бала, Бишесендә биш тана.

Мәгъри, мәгъри, мәгъри тал, Мәгъри талда биш ботак, Биш ботакка кар яуган, Кар өстенә кан тамган.

Ике анада бишәр бала, Һәркайсына бер исем.

Ак каенда сары билбау.

Таралгач — биш, Җыелгач — бер.

Күзсез, телсез, Барысын да өйрәтә.

Ит бүкән, тимер кыршау.

Ун казыкка бер көмеш кыршау.

Биш малай керә чоланга, Һәрберсе бер чоланга.

Дүрт таяк, Бишәр тармак.

Җирдә тора ике агай, Тарбагай да тарбагай.

Бишәве качып бара, Биктимер куып бара.

Җәрәхәте юк — авырта, Төтене юк — яна.

Әйләнәсе алты кат, Акылың булса, аны тап; Кына кебек кызыл кат, Кылыклы булсаң, аны тап; Беләү кебек бөп-бөтен, Белекле булсаң, аны тап.

Бер чокыр бар — тулмас, Беркөнне дә буш тормас; Буш торса, тынмас, Ансыз кеше тормас.

Авызын бөргән капчык, Эче тулы балчык.

Ялан җирдә сыңар гына тай эзе.

Үз буеңда — бер уймак.

Сөяк сарай эчендә Исләй агай утыра: Ай да дими, көн дә дими, Исәп биреп утыра.

Төймә төйдем, төпкә салдым.

Сандык төбемнән төенчек алдым, Чишеп карап, яңадан салдым.

Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга.

Үзе бара — урында тора, Үзе бөтен дөньяны әйләнә.

Сөрмәгән җир өстендә, Үсмәгән каен астында Тумаган куян йөгерә.

Аршинлы түгел, потлы түгел, Нәркемдә бар.

Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда табылмый. Үзеңнеке булмаса, Кешедән сатып алынмый.

Тоз түгел — ачы, Кылыч түгел — үткер, Ут түгел — яндыра.

Базарда сатылмый, Бизмәнгә салынмый, Мамыктан йомшак, Балдан татлы.

Сатучы да сатмый, Алучы да алмый, Вакыты җиткәч, Берәү дә алмыйча калмый.

Баш астында баллы кашык.

Ялт итмәс, йолт итмәс, Кеше сизмәс, эт өрмәс, Үзе килер.

Мүкәй килә, мүкәй килә, Халыкларны кыра килә.

Уф-уф итәр, Үлгән кортлар кыймылдар, Газраил муенын сузар, Алтын табак ярылыр.

Җанлыга да ябышкан, Җансызга да ябышкан, Ябышканга да ябышкан.

Иртән дүрт аяк, Төштә ике аяк, Кич өч аяк, Өстендә була маяк.

Бушка килә, акчага китә. Потлап керә, мыскаллап чыга.

Бер арбада — биш баш, дүрт җан, Үзе минем әтинең улы, Бишәү барып, дүртәү кайткан. Үзе миңа туган түгел.

Әй, углан, углан, Без икебез бертуган, Бар кер дә әйт анаңа: Анаңның ире килгән.

Бер кыздан: «Бер көннәрдә бакчада бер кеше белән йөридер идең. Ул нинди кеше иде?»- дип сораганнар иде, кыз аларга: «Аның анасы минем әнкәемнең каенанасы буладыр»,- дип җавап бирде. Сораучылар: «Ул кеше белән бу кыз ничек карендәш буладыр инде?»- дип тикшерә калдылар. Кыз үзләреннән көлеп китте. Җавабын инде сез бирегез.

Булган, ди, бер карт белән карчык: аларның бер кызы, бер малайлары булган; шул малайларның — карт белән карчыклары, шул карт белән карчыкның бер кызы, бер малайлары булган. Бу ничек?

Менә сезгә табасы, Кызы белән анасы, Күмәк йортның чамасы: Кайнатасы, кайнанасы, Атасы белән кызы, Аларның берәр баласы — Хатыны белән ире, Ничәү болар барысы?

Ике ата, ике угыл, бакчада йөргәндә дүрт алма өзеп, һәр-берсе берәрдән ашасалар да, Кулларында янә бер алма артып калган. Ул ничек була?

Ике ана һәм ике кыз бергә утыз баш каз үстергәннәр. Көз көне шул казларны баш исәбеннән бүлеп, һәрберсе унар баш каз алган. Шул ничек була?

Бер кеше урамнан үтеп барганда кечкенә генә өй янында басып торучыны күреп: — Нигә биредә торасың?- дип сораган. Теге кеше: — Мин әтинең өен саклыйм, ләкин мин аның улы түгел,- дип җавап биргән. Сезнеңчә бу кем булыр?

Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган?

Источник статьи: http://multiurok.ru/files/zaghadki-na-tatarskom-iazykie.html


0 0 голоса
Article Rating
Подписаться
Уведомить о
guest

0 Комментарий
Старые
Новые Популярные
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии