«Фразеологизмнар дөньясында» 5нче сыйныфта татар теле дәресе өчен презентация
38 000 репетиторов из РФ и СНГ
Занятия онлайн и оффлайн
Более 90 дисциплин
VI Международный дистанционный конкурс «Старт»
- 16 предметов
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Наградные и подарки
Описание презентации по отдельным слайдам:
5нче сыйныфта татар теле дәресе Фразеологизмнар дөньясында Халикова Г. И., Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәресебезне башлыйбыз. Мыегыңа чорнап куй! Бүген сиңа җиң сызганып энә белән кое казырга туры киләчәк. Вакытлыча уңышсызлыкларга очраганда күңелең төшмәсен, үзеңне кулга ал. Яңа көч туплап, алга ыргыл. Сүз бирәм, актык чиктә сине уңыш көтә!
Хәрефләрне тәртип белән җыйсаң, бүгенге теманы укый алырсың 6, 5, 7, 13, 1, 8, 12, 8, 14, 17, 13, 10, 15, 7, 5 11, 2, 15, 16, 9, 4, 3, 15, 11, 7. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 е Ө ы с р ф а о я м д л з г н ь и
Дәреснең темасы: ФРАЗЕОЛОГИЗМнар дөньясында Фикереңне сурәтләү бизәкләре белән әйтеп бирү телнең матурлыгын, байлыгын, үткенлеген күрсәтә. Бүген нәкъ менә шул бизәкләр турында сөйләшербез.
Фразеологизмнар ничек барлыкка килә. Сүзләр яшиләр,кешеләр аларны үзләренең сөйләмнәрендә кулланалар. Бервакыт кайбер сүзләр үзара берләшеп, бүленми торган төзелмәләр барлыкка китерәләр.
Фразеологизм тууы Татар телендә шундый сүзләр бар, мәсәлән, тумаган, тай, бил, сындыру. Алар бәйсез сүзтезмәләр буларак та кулланылалар, мәсәлән тумаган тай, бил сындыру h.б. Әмма тумаган тайның билен сындыру дигән әйтелмә генә фразеологизм була hәм кулга кермәгән әйбердән файда алуны уйлау дигән мәгънәне белдерә.
Фразеологизмга билгеләмәне искә төшерик hәм дәфтәрләргә язып куйыйк. Үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүзле төзелмәләр бер бөтен мәгънә аңлата, җөмләнең бер кисәге була. Аларны тотрыклы сүзтезмәләр яки фразеологизмнар, фразеологик әйтелмәләр (грекча phrases (фрасис) «әйтем» ) дип атыйлар.
Фразеологизмнарның аңлатмаларын билгелә Кәкре каенга терәтү Йөгәннән ычкыну Бакчага кәҗә кертү Аяк белән язу Күз ачып йомганчы Кызыл кар яугач Кояш белән тору Куеныңда таш саклау Ике куян тоту Буйсынмау Ике эшне берьюлы башкару Начар язу Зыян салу Тиз Үчле булу Алдау Беркайчан Иртә
Фразеологизмнарга туры килгән рәсемне сайла Эт белән мәче кебек Мөгезеннән алу Чебеннән фил ясау Тәгәрмәчтәге тиен шикелле Колагына аю баскан Куян булып йөрү
Ике тавыкка азык аера белми, ни Аллага, ни муллага, балык кебек йөзә, ут-суны кичкән, борын чөю, талканы коры, үгез үлсә- ит, арба ватылса – утын, чебен тимәс чер итәр, кулында ут уйната, куш йөрәкле, тулган ай кебек, дилбегә кактырмый. Кешене фразеологизмнар ярдәмендә бәяләү Тискәре уңай
Хайваннар дөнясына нигезләнеп, кеше характерын чагылдыручы фразеологизмнарны тулылындырыгыз Хәйләкәр … Ак … Куркак … … телен кискән … кебек кабарынган … кебек телсез … кебек киребеткән … тиресе ябынган
Фразеологизмнарны бер сүз белән әйт Кабыргасы белән тору Утлы табага бастыру Мәче күз яше Тавык чүпләп бетерерлек түгел Дуга белән печән чабу Аю хезмәте күрсәтү
Белешмә сүзләрдән файдаланып, Шәвәлинең хикәясен үзегез аңлаганча языгыз.. Мин таң әтәчләре белән уяндым. Эчемдә бүреләр улый иде. Күршеләргә кердем, аның да көймәсе комга терәлгән. Без аның белән бармакка бармак сукмыйча икенде күләгәсенә кадәр утырдык. Балыксыз балык шулпасы пешереп ашадык. Ни үле, ни тере түгел кайттым. Ә монда абый йомыш куша: «Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын» — ди. Тышка чыксам, болыт тишелгәнмени: яңгыр чиләкләп коя, Күкри бабай тарантасына утырып чыккан, ялт-йолт яшен кисә. Кире борылдым: гомерем ике түгел лә! Керсәм абый гайрәт чәчә: «Стенага борчак аткан сыман, бер йомышка ярамыйсың, синнән ни Аллага, ни муллага, югал күземнән!» Мин борынымны салындырып, юрган астына чумдым. Ярар, безнең урамда да бәйрәм булыр әле! (Белешмә өчен сүзләр: күк күкри, коры су, күп, эшләре бармый, арып, тиз генә, кич җиткәнче, яшен яшьни, ачулана, кит моннан, файдасыз, иртә, сүзне тыңламыйсың, үпкәләп, бер нәрсә эшләмичә, безгә дә рәхәт чаклар килер, ашыйсы килә,).
Нәтиҗә ясыйк. Фразеологизмнар нәрсә ул? Алар ирекле сүзтезмәләрдән нәрсә белән аерыла? Фразеологизмнарга мисаллар китерегез.
Эшеңне бәялә Тиргә батып Кулга-кул тотынып Иләк аша үткәреп Киртә аша Аннан-моннан Җиң сызганып Дәрестә сез ничек эшләдегез?
Әфәрин! Бүген сез мәсьәләгә җитди карап, төптән җигелеп эшләдегез.
Өйгә эш Борын, авыз, йөрәк сүзләре кергән 4әр фразеологик әйтелмә язып килергә
Выберите книгу со скидкой:
ОГЭ. География. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ
Математика. Новый полный справочник школьника для подготовки к ЕГЭ
Дошкольная педагогика с основами методик воспитания и обучения. Учебник для вузов. Стандарт третьего поколения. 2-е изд.
Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.
Начинаю считать: для детей 4-5 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.
Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 2, 2-е изд., испр. и перераб.
Пишу буквы: для детей 5-6 лет. Ч. 2. 2-е изд, испр. и перераб.
Русско-английский словарик в картинках для начальной школы
ОГЭ. Литература. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ
ЕГЭ. Английский язык. Новый полный справочник для подготовки к ЕГЭ
Рисуем по клеточкам и точкам
ЕГЭ. Информатика. Новый полный справочник для подготовки к ЕГЭ
БОЛЕЕ 58 000 КНИГ И ШИРОКИЙ ВЫБОР КАНЦТОВАРОВ! ИНФОЛАВКА
Инфолавка — книжный магазин для педагогов и родителей от проекта «Инфоурок»
Источник статьи: http://infourok.ru/frazeologizmnar-dnyasinda-nche-siynifta-tatar-tele-drese-chen-prezentaciya-1232667.html
Татарские поговорки с переводом на русский язык
Поговорки — украшение народной речи. Емко и кратко в одной фразе они способны выразить суть явления, говорящему не нужно тратить на объяснение своей мысли время, все и так становится понятно. Устоявшиеся и полюбившиеся народу присказки становятся поговорками.
От пословиц они отличаются тем, что не несут назидательного характера. Скорее, образно описывают ситуацию.
Кызыл кар яугач – когда красный снег выпадет (Когда рак на горе свистнет)
бармакларны чәйнәү — кусать пальцы. Русский аналог — кусать локти (от отчаяния)
ир-ат аны тамырлары белән йолкып чыгарган — вырывать с корнями (вырывать с корнем)
Сөт тә юк, йон да юк – ни молока ни шерсти
аларның арасында таяк сынган — между ними треснула палка (черная кошка пробежала между ними)
Үзеңнеке – үзәктә — Своя рубашка ближе к телу
Утлы табага бастыру — показать где раки зимуют
Кышт көне кар бирмәс — зимой снега не выпросишь
Ачык ишек, ачык йоз — Открытые двери, ясное лицо
Табаннан кереп, тубэдн чыгу — через стопу войдет, через голову вылезет (о человеке, который везде сумеет приспособиться)
Алдыннан арты яхшы — скатертью дорога
Күркә кебек кабарына – надулся как индюк
Ике ятып бер төшкә керми – не горит да не варит
Ипи корсак эзлими – хлеб за брюхом не ходит
без капчыкта ятмый — шила в мешке не утаишь
яхшы хужа йорттан тугел, э йортка ташый — хороший хозяин не из дома, а в дом несёт
Ит яхшылык , көт явызлык – за добро не җди добра
Рәхәтен күргәч, михнәтен дә күр – любишь кататься, люби и саночки возить
Тушы булса да, ушы юк – ростом вышел, а умом нет (Ростом долог, да умом короток)
Ашап тормыйм, акчалата гына алам — Есть не буду, возьму деньгами
Болытны куып тотып булмый – за облаком не угонишься
Малай матур, кюлмек кыска, корсак зур — хороший парень, только рубашка у него коротка да брюхо слишком большое.
Таяк ике башлы — У палки два конца (палка о двух концах)
Ач аю биемэс — Голодный медведь не пляшет
кояш белән ай очрашкан вакытта — когда луна с солнцем встретится (т.е. никогда)
Бер юлы ике куянны атты — Убил двух зайцев
Җиде кат үлчә, бер кат кис. Семь раз отмерь, один раз отрежь.
Синең абый яки бүре? Твой брат или волк? ( когда сталкиваются с чем-то непонятным и неизвестным)
Хәсән Хөсәенның абыйсы. Хасан брат Хусейна. (ясность вопроса, который не требует пояснений)
Источник статьи: http://tatkazan.ru/tatarskie-pogovorki-s-perevodom-na-russkiy-yazyik/