Меню Рубрики

Синоним хэм антоним исемнэр

Антоним һәм синоним исемнәр

(VI сыйныфта татар теле дәресе)

Рәмзия ФАЗЛЫЕВА, Әтнә районы Олы Мәңгәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Синоним һәм антоним исемнәр төшенчәсен формалаштыру, тексттан синоним һәм антонимнарны таба белүләренә ирешү. Балаларның фикер йөртү сәләтен үстерү, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы. Яңа материал аңлату дәресе.

Җиһазлау. Исем моделе, дифференциаль һәм индивидуаль биремле карточкалар, мәкальләр, тестлар; дәреслек, интерактив такта, презентация.

Дәрес барышы. I. Оештыру. Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. II. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар,татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без сезнең белән яңа материал өйрәнәчәкбез. Дәфтәрләрдә төрле төрдәге эшләр башкарачакбыз.

«Саннар ни сөйли?» уены.

Укучылар, сез математика дәресендә һәрвакыт саннар белән эшлисез. Хәтерләсәгез, без дә кайбер дәресләрдә саннарны үзебезнең татар теле белән бәйлибез.

Бүгенге дәрестә дә мин сезнең игътибарыгызга саннар тәкъдим итәм. Әлеге саннар белән исем арасында нинди уртаклык бар?

1 нче слайд. Исем предмет һәм затны белдерә, ялгызлык һәм уртаклык төре бар, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

2 нче слайд. Исем килеш,тартым, сан белән төрләнә. 3 нче слайд. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының дүрт варианты бар: -лар, -ләр, -нар, -нәр. 4 нче слайд. Исем җөмләдә 5 төрле җөмлә кисәге дә булып килә ала. 5 нче слайд. Исемнәр ясалышы буенча алты төрле: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма була. (Укучылар җавапларын дәлилләп тә бара.) Бирелгән модельләр буенча исем турында сөйләргә. Укучылар, хәзер сезнең белән исемнең моделен төзик. ИСЕМ

Предметны, затны белдерә
Сораулары: кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? һ.б.
Төрләре: ялгызлык, уртаклык
Төрләнеше: килеш, тартым, сан
Ясалышы буенча: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма
Җөмлә кисәге: ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл

III. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру. Әткәй – шикәр, әнкәй – бал. Укучылар, сезнең игътибарга нәрсә бирелгән? Мәкальдә бирелгән сүзләрнең төркемнәрен әйтик әле. Әйе, әлеге сүзләр барысы да исемнәр икән. Алар турында тагын берәр нәрсә әйтә алмыйсызмы? Мәсәлән, әткәй — әнкәй (Капма-каршы мәгънәле сүзләр.) Ә шикәр — бал? (Мәгънәләре охшаш.) Капма-каршы мәгънәле сүзләрне ничек атыйбыз? (Антонимнар.) Охшаш мәгънәле сүзләрне ничек атыйбыз? (Синонимнар.) Димәк, без бүген нинди исемнәр турында сөйләшәбез? Әйе, бүгенге темабыз – «Синоним һәм антоним исемнәр». Дәфтәрләргә число,тема, матур язуны язу. Белем – нур, белмәү – хур. IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. 78 нче күнегү. Бирелгән исемнәрнең антонимнарын табып язарга. Физминутка. 2. 72 нче күнегү. Телдән. Нинди сүзләр бирелгән? Бер рәттә ничәшәр сүз булырга мөмкин? Әйдәгез, бер үк рәттәге сүзләр белән телдән җөмләләр төзеп карыйк. Төзелгән җөмләләрдән чыгып, синонимнар турында нәрсә әйтергә мөмкин? Димәк, синонимнар безнең сөйләмебезне төгәлрәк итеп әйтергә, мәгънәне тулырак белдерергә ярдәм итәләр. 3. Индивидуаль карточкалар. Бирелгән исемнәрнең синонимнарын табып язарга. Карточка №1. Бирелгән исемнәрнең синонимнарын табып язарга. Доктор, …; инструмент, … ; очкыч, …; ашамлык. Карточка №2. Бирелгән исемнәрнең синонимнарын табып язарга. Авторитет, …; белем, …; бала, …; документ,… 4. Интерактив тактада эш. Кадер-хөрмәт, аң-белем, хәер-сәдака, дус-иш. Килем-китем, яше-карты, алыш-биреш. Нинди ысул һәм нинди сүзләрдән ясалган? 5. Индивидуаль карточкалар. Карточка № 1. Парлы исемнәрне ике баганага бүлеп язарга (синоним, антоним). Тау-чокыр, урын-җир, улы-кызы, эш-гамәл, яз-көз, моң-зар. Карточка № 2. Парлы исемнәрне ике баганага бүлеп язарга (синоним, антоним). Дус-иш, ут-су, кадер-хөрмәт, кыш-җәй, сөенеч-шатлык, җир-күк. 6.Тест эшләү. «Исем» темасын кабатлау. (I вариант.)

  1. Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем; ә) сыйфат; б) фигыль; в) сан.

  1. Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) нишли? нишләде? ә) нинди? кайсы? б) кем? нәрсә? в) ничек? кайчан?

а) урман, агач; ә) китап, дәфтәр; б) Мәскәү, Идел; в) казан, савыт.

а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала; ә) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала; б) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала; в) ике тамырдан ясала.

а) бер тамырдан тора; ә) биш тамырдан ясала; б) ике яки өч тамырдан ясала; в) кушымчалар ярдәмендә ясала.

  1. Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз: …

а) парлы; ә) кушма; б) тезмә; в) кыскартылма.

  1. Күплек сандагы исемнәргә …

а) -да, -дә, -та, -тә; ә) -лар, -ләр, -нар, -нәр; б) -а, -ә, -ды, -де; в) -ның, -нең кушымчалары ясала.

  1. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 5; ә) 8; б) 6; в) 7.

  1. Иялек килешендәге сүзне тап:

а) агачка; ә) урманны; б) китапның; в) дәфтәрдән.

  1. Исемнәр җөмләдә … булып килә.

а) ия, тәмамлык; ә) хәбәр, аергыч; б) аергыч, тәмамлык; в) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл.

  1. Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:

а) килеш кушымчалары; ә) тартым кушымчалары; б) сүз ясагыч кушымчалар; в) кушымчалар белән белдерелми. Исем темасын кабатлау (II вариант). 1. Исем нәрсәне белдерә? а) предметның исәбен; ә) предметның билгесен; б) эш яки хәлнең билгесен; в) предметны hәм затны. 2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? а) кайда? кайчан? ничек? ә) кем? нәрсә? ни? б) нинди? кайсы? кайдагы? в) нишли? нишләгән? нишләр? 3. Исем нәрсәләр белән төрләнә? а) зат-сан белән, өч заманда килә; ә) берни белән дә төрләнми; б) бары тик килеш белән; в) тартым, килеш, сан белән. 4. Кызым, синең эшең бик күп. а) ия, тәмамлык; ә) эндәш сүз, ия; б) ия, аергыч; в) эндәш сүз, аергыч. 5. Икесе дә – безнең өчен Иң кирәкле затлы тел. (Бу җөмләдә исем нинди җөмлә кисәге була?) а) ия; ә) хәбәр; б) тәмамлык; в) аергыч. 6. Ясалышы ягыннан болар нинди исемнәр? Басма, башкала. а) ясалма, кушма; ә) кушма; б) ясалма; в) тамыр hәм ясалма. 7. Кайсы сүз төркемендә ясалышы ягыннан барлык сүз төрләре дә очрый? а) фигыльдә; ә) сыйфатта; б) рәвештә; в) исемдә. 8. Сүзләр баш хәрефтән язылырга тиеш төркемне күрсәтегез: а) астра, миләүшә, төнбоек, кына гөле; ә) сөн, галия, нәгыйм, урал; б) саулык, матур, исем, мәгънә; в) исле гөл, мамык, канәфер, имәнлек. 9. Сүзләр кушылып язылырга тиеш төркемне күрсәтегез:

а) үги ана яфрагы, күгәрчен күзе, мүк җиләге; ә) сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал; б) ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге; в) шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак.

10. ТР, РФ, КамАЗ, АКШ, БДБ сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы бу­енча ясалганнар?

а) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән; ә) сүзләрне кушу юлы белән; б) сүзләрне кыскарту юлы белән; в) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән.

11. Төн…боек сүзендә нинди хәреф языла? а) ь билгесе языла; ә) ъ билгесе языла; б) бер хәреф тә язылмый; в) бу сүз аерым языла. V. Дәресне йомгаклау.

Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди тема үттек? Исем турында нәрсәләрне искә төшердек? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Укучыларның дәфтәрләре җыеп алына, эшләрен тикшереп билге куела. VI. Өй эше. «Татар халык иҗаты. Табышмаклар» китабыннан антонимнар кергән 4 – 5 табышмак сайлап язарга.

Источник статьи: http://magarif-uku.ru/teachers-room/antonim-hem-sinonim-isemner/

Синоним һәм антоним исемнәр

Тема: Синоним һәм антоним исемнәр

Исем турында ниләр белүләрен сораулар ярдәмендә ачыклау.

Синоним һәм антоним исемнәр турында мәглүмат бирү .

Татар халык иҗаты үрнәкләре белән таныштыру. Алардан файдаланырга өйрәтү.

Татар халык иҗаты (табышмаклар, мәкалләр, әйтемнәр )

Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.- Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.

Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю, Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек.- Казан: “ Мәгариф ”нәшрияты , 2001.- 33б.

Укыту методлары: аңлату – күрсәтү, өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: дәреслек белән эшләү, карточкалар белән эшләү, күнегүләр эшләү, таблица белән эшләү, тестлар эшләү.

Дәреснең төре: кабатлау.

Алдагы дәресләрдә нәрсәләр үткәнне искә төшерү;

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту :

1) дәреснең максаты, эш тәртибе белән таныштыру;

2) исем сүз төркемен кабатлау;

3) карточкалар белән эшләү ( телдән );

4) карточкалар белән эш ( язма );

III. Өйгә эш ( 2 мин.):

1) “ Туган ягым” инша язарга;

IV. Дәрескә йомгак ( 5 мин.):

1) сорау бирү – җавап алу ( 4 мин.);

2) билгеләр кую ( 1 мин.);

Укытучы: Укучылар бүген без сезнең белән “ Исемнәр дөньясына” кызыклы, мавыктыргыч сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин безгә сәяхәткә чыгар өчен транспорт төре сайларга кирәк. Нәрсәдә бару яхшырак булыр икән? Мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм, сез аның җавабын күмәкләшеп табарсыз.

Уф итәр, пуф итәр,

Төчкерер дә пошкырыр;

Ә аннан соң алып китәр

Һәм теләгән җиргә илтәр.

Укытучы: Дөрес, балалар. Без сезнең белзн сәяхәткә поезд белән чыгарбыз. Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар алыйк. Шуны да белеп торыйк, билетлар тылсымлы сүзләргә ( мәсәлән, “ Хәерле көн”, “рәхмәт”, “зинһар”, “мөмкин булса” ) генә сатыла, аннары алдагы сорауларга дөрес җавап бирүчеләр генә поездга утыра ала. Билетларда икешәр бирем тәкъдим ителә. Беренчесе, табышмакларның җавапларын әйтергә, икенчесе, шул сүзләрне ( җавапларны ) килешләрдә төрләндерергә.

Ап-ак йөзле 2. Мылтык түгел- үзе ата,

12 күзле. Куркытмый ул шартлап та.

Керфек, керфек- Күбәләк тә, бал корты да

60 бөртек. Аны өзелеп ярата.

3. Киемгә охшамый 4. Дүрт татарга бер эшләпә.

Киям үзен – салмыйм. ( өстәл )

Аны кимәсәм, мин

Китап укый алмыйм.

5. Кечкенә генә бөкре, 6. Үзе су, үзе каты.

Бөтен кырны бетерде. ( боз )

7. Кечкенә генә сары карт 8. Өй башында ярты ипи.

Кигән киеме тугыз кат. ( ай )

Ул булса, көн була,

Ул булмаса, төн була.

Укытучы: Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!

Укытучы: Сәяхәтебезне “ Исемнәр шәһәре” ннән башлыйбыз. Шәһәргә үтеп керү өчен исемнең билгеләмәсен, сорауларын искә төшерергә кирәк.

Укучы: Исем – предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәне? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә.

Укытучы: Дөрес, укучылар. “ Берлек — күплек ” борылышында кагыйдәне искә төшереп, мисаллар әйтергә кирәк.

Укучы: Берлек санының махсус күрсәткече юк. Күплек саны – лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары алалар. Мәсәлән, сорау-сораулар,

Укытучы: “ Уртаклык һәм ялгызлык “ култыгына килеп җиттек. Култык аша ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең кагыйдәләрен әйтә алганда гына үтәргә мөмкин.

Укучы: Бер төрдән булган предметларның, затларның барысы өчен дә уртак исемнәр уртаклык исем булалар. Мәсәлән: шәһәр, кеше һ.б. Уртаклык исемнәр юл хәрефе белән язылалар.

Укучы: Бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала. Мәсәлән: Нияз, Саматов, Акбай, Казан, “Ватаным Татарстан” газетасы, Җиңү бәйрәме, Хезмәт Герое, “ Шүрәле” балеты, “ Тасма” производство берләшмәсе һ.б.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Юлыбыз “ Килешләр авылы” аша үтә. Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам иттерә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда нидер бар. Белдерү ахрысы, укып карыйк әле.

Шлагбаум бары тик агач, буран сүзләрен килешләр белән төрләндергәндә һәм килешләр кагыйдәләрен искә төшергәндә генә күтәреләчәк.

Укучы: Исемнең 6 килеше бар. Беренчесе – баш килешнең махсус күрсәткече юк: ул кушымчасыз килеш. Калган килешләрнең һәрберсенең кушымчалары бар. Кушымчалы килешләр кыек килешләр дип аталалар.

Укучы: Б.к. агач буран

И . к. агачның буранның

Ю.к. агачка буранга

Т.к. агачны буранны

Ч.к. агачтан бураннан

У.-в.к. агачта буранда

Укытучы: Поездыбыз “ Тартымнар тигезлеге ”ннән үтә. Бирелгән исемнәрне тартым белән төрләндерегез. ( китап, күлмәк, алма, җыр, сарай, медаль, бау )

1 зат китабым китабыбыз

2 зат китабың китабыгыз

3 зат китабы китаплары

Тартым белән төрләнгән кулым, ташың исемнәрен килеш белән төрләндерергә.

Укытучы: Без сезнең белән “ Антонимнар һәм синонимнар” үзәнлегенә килеп җиттек. Без арыдык, бу тукталышта перронга төшәбез һәм класс тактасында эшләп алабыз.

анекдот – дус — фаҗига —

файда – гыйлем — батыр —

доктор – бит — кеше –

Укытучы : Укучылар, “Ромашкалар аланы” на да килеп җиттек. Һәркем аның бер таҗын өзеп алып, анда күрсәтелгән биремне үтәсен. Ә бирем түбәндәгечә: бирелгән исемнәргә морфологик анализ ясарга. ( Язмыш, дөньяның, почмакларына, бәхет, җиргә, авылда, хезмәтне, ботакларын, кешегә, чәчәкләрнең ). Биремне дәфтәрләргә эшлибез.

Укытучы: Хөрмәтле пассажирлар! Безнең сәяхәтебез тәмам. Исемнәр дөньясының никадәр бай, мавыктыргыч булуын без үз сәяхәтебездә күрдек. Сәяхәтебез сезгә ошадымы?

Укучы: Ошады. Без бик күп өстәмә мәгълүмат алдык.

Укытучы: Укучылар, хәзер көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз. Тартым һәм килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәре кертеп, “ Туган ягым ” дигән темага инша язарга.

Укытучы: Теманы яхшы аңлагансыз, дәрестә актив катнаштыгыз.

( Билгеләр кую ). Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

Источник статьи: http://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/48048-sinonim-m-antonim-isemnr


0 0 голоса
Article Rating
Подписаться
Уведомить о
guest

0 Комментарий
Старые
Новые Популярные
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии