Меню Рубрики

Предложения на татарском языке антонимы

Презентация по татарскому языку на тему «Антонимы»

Международные дистанционные “ШКОЛЬНЫЕ ИНФОКОНКУРСЫ”

для дошкольников и учеников 1–11 классов

Оргвзнос: от 15 руб.

Идет приём заявок

VI Международный дистанционный конкурс «Старт»

Идет приём заявок

  • 16 предметов
  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Наградные и подарки

Описание презентации по отдельным слайдам:

Аксубай муниципаль районы Яңа Үзи төп мәктәбе АНТОНИМНАР (5 сыйныф укучыларына) Башкарды: Алембикова Люция Габдрахман кызы

1.Аз сүз – алтын, күп сүз -бакыр. 2.Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел. 3.Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык. 4.Мең дус — аз, бер дошман — күп.

капма — каршы мәгънәдәге сүзләр (ак – кара, озын-кыска, матур-ямьсез) Антоним — грек сүзе, каршы мәгънәсендә.

Урын ерак-якын, уңда-сулда, югары-түбән Вакыт иртә-кич, кыш-җәй, көн-төн Билге зур-кечкенә, озын-кыска, батыр-куркак Эш-хәрәкәт яту-тору , бару-кайту, керү-чыгу

Антонимнар даими контекстуаль Тауга мендем, йолдызлардан Ак йөзләрем сары булды, Карармын, диеп. Гел сине уйлап кына.(Җыр) Сикереп төштем дәрьяларга Агармын, диеп. (Газиз Кашапов)

АНТОНИМНАР Белемле көн күргәндә, Белемсезгә төн килгән. (Мәкаль) Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде. (Г.Кутуй)

Кроссворд 1.Киң 2.Төнлә 3.Кайгы 4.Кыска 5.Биек 6.Пычрак 7.Саран 1 2 3 4 5 6 7

Кроссворд 1.Киң 2.Төнлә 3.Кайгы 4.Кыска 5.Биек 6.Пычрак 7.Саран т а р к ө н д е з ш а т л ы к о з ы н т ә б ә н ә к ч и с т а ю м а р т

Антонимнарны табыгыз 1.Татлы да ул үзе, ачы да ул, Бәрәкәтле дә соң ул үзе. Сынаулары бихисап күп аның, Кеше дустым, бул син, бул түзем. Газиз Кашапов 2.Синсез үтә, тиңсез үтә Иртәләрем – кичләрем . Айлар буе, еллар буе Юксындырсаң, нишләрмен?! Хәсән Туфан

3.Сагышларымны тарата, Кайгыларымны агарта, Дусларымны яклаттыра, Дошманымны яраттыра Шигърият! Миңнеруй Гайфуллина- Хабибуллина 4. Ак кәгазьгә эзләр төште: Кара каләм эзләре. Ак һәм кара — яшәешнең Капма-каршы төсләре. Гөләндәм Галиева

Нәтиҗә 1.Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр. 2.Даими һәм контекстуаль антонимнар. 3.Мәгънә ягыннан төркемләнәләр. 4.Сүз төркемнәренең күбесе антоним була ала. 5.Грамматик яктан антоним сүзләр бер үк сүз төркеменнән булалар. 6.Парлы сүзләр ясауда катнашалар. 7.Сүзлек хәзинәсен баеталар, сөйләмне җанландыралар. 8.Халык авыз иҗатында һәм шигырьләрдә актив кулланыла.

Өй эше (74-75 битләрдә) 1.Мәҗбүри бирем: 232 нче күнегү 2.Ярым–иҗади бирем:233 нче күнегү 3.Иҗади бирем: 234 нче күнегү

Выберите книгу со скидкой:

ОГЭ. География. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ

350 руб. 242.00 руб.

Математика. Новый полный справочник школьника для подготовки к ЕГЭ

350 руб. 222.00 руб.

Дошкольная педагогика с основами методик воспитания и обучения. Учебник для вузов. Стандарт третьего поколения. 2-е изд.

350 руб. 963.00 руб.

Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.

350 руб. 169.00 руб.

Начинаю считать: для детей 4-5 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.

350 руб. 169.00 руб.

Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 2, 2-е изд., испр. и перераб.

350 руб. 169.00 руб.

Пишу буквы: для детей 5-6 лет. Ч. 2. 2-е изд, испр. и перераб.

350 руб. 169.00 руб.

Русско-английский словарик в картинках для начальной школы

350 руб. 163.00 руб.

ОГЭ. Литература. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ

350 руб. 205.00 руб.

ЕГЭ. Английский язык. Новый полный справочник для подготовки к ЕГЭ

350 руб. 171.00 руб.

Рисуем по клеточкам и точкам

350 руб. 248.00 руб.

ЕГЭ. Информатика. Новый полный справочник для подготовки к ЕГЭ

350 руб. 163.00 руб.

БОЛЕЕ 58 000 КНИГ И ШИРОКИЙ ВЫБОР КАНЦТОВАРОВ! ИНФОЛАВКА

Инфолавка — книжный магазин для педагогов и родителей от проекта «Инфоурок»

VI Международный дистанционный конкурс «Старт»

Идет приём заявок

  • 16 предметов
  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Наградные и подарки

Номер материала: 365710

Добавляйте авторские материалы и получите призы от Инфоурок

Еженедельный призовой фонд 100 000 Р

Не нашли то что искали?

Оставьте свой комментарий

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако редакция сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник статьи: http://infourok.ru/prezentaciya_po_tatarskomu_yazyku_na_temu_antonimy-365710.htm

Открытый урок по теме «Антонимы»
методическая разработка на тему

Максат: 1) Телдәге капма-каршы мәгънәдәге сузләр һәм аларның кулланышы турында мәгълумат;

2) Эзлекле фикер йөрту һәм иҗади сәләтне үстерү;

3) Халык авыз иҗаты аша әхлак тәрбияләу, тел байлыгын баету.

Җиһазлау: Карточкалар, слайдлар

Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату дәресе.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1) укучыларны барлау;

2) уңай психологик халәт тудыру;

3) укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

— Хәерле көн,укучылар,исәнмесез!Дәресебезне башлыйбыз. Сез дәрескә әзерме? Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк. Бүген дәресебездә кунаклар катнаша, сез алардан читенсенмәгез, алар сезнең белән танышырга дип килгән, кунакларыбыз сезгә бары уңышлар гына тели.

Әйдәгез үзегез белән таныштырып китегез.(укучылар үзләре турында сөйлиләр.)

III. Үткән дәресне кабатлау. Укучылар,без сезнең белән үткән дәрестә “Кабартма” әкиятен укыган идек.Әйдәгез бу әкиятнең эчтәлеген искә төшерик.

Укучылар ,сезнең алдыгызда шигырь юллары ята.Мин аны хәзер сезгә укыйм, ә сез төшеп калган хәрефләрне куегыз һәм шигырьне аңларга тырышыгыз. Әгәр бу эшне дөрес итеп эшләсәк, без кабартманы куяннан коткарырбыз.

Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы — кече.

Дөньяда иң матур кеше-

Елмайган, көлгән кеше.

Экранга карап эшегезне тикшерегез. Дөрес булдымы икән? Кемнең эше бер хатасыз булды? Ә кемдә 1яки 2 хата? Кемдә күбрәк? Хаталарны төзәтегез.

Шигырьне узаллы укып чыгыгыз һәм шигырьне аңларга тырышыгыз.Кайсы сүзләр аңлашылмый?(елмай-улыбнись, олы-кече -и стар и млад)

Бу шигырь нәрсә турында? (Елмаю турында-про улыбку)

Кем шигырьне матур итеп укып күрсәтә?

Елмайган, көлгән сүзләре ничек тәрҗемә ителә?Болар нинди сүзләр? Әйе,синонимнар.

Нинди сүзләр синоним дип атала? (Мәгнәләре охшаш сүзләр синоним дип атала) Мисаллар китерегез.

Ә олы –кече дигән сүзләр синоним була аламы? Юк. Ни өчен? Чөнки аларның мәгънәсе капма-каршы.

А по русскому языку вы знакомы с такими словами? Как они называются? (Антонимнар дип атала)Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

IV Яңа теманы аңлату

Безнең бүгенге тема Антонимнар.

Вспомним русский язык.Что такое антонимы? (Противоположные по смыслу слова)

Раз вы уже знаете об антонимах,что же нам остается делать на уроке татарского языка? Что мы должны узнать?

Әйе,безгә сезнең белән

-антонимга татарча билгеләмә бирергә

-антоним булган сүзләрне истә калдырырга

-җөмләдә куллана белергә өйрәнергә кирәк .

Давайте сначало попробуем сформулировать определение антонимов на татарском языке. Кто знает как переводится слово противоположное ?

слайд

противоположные по смыслу – капма-каршы мәгънәле

Нинди сүзләр антоним дип атала?

Дөрес әйттек микән,әйдәгез китапларны ачып тикшереп карыйк.(китаптан кагыйдәне уку)

Слайд Кабартма әкияте.Кабартманы бүредән коткарыр өчен безгә күп итеп антоним булган сүзләрне истә кадырырга кирәк.

Тагын нинди сүзләр бар икән, әйдәгез экранга карап антоним булган сүзләрне укыйк һәм тәрҗемә итик. Сез бу сүзләрне истә калдырырга тырышыгыз.

Слайд

Туп белән уен уйнау. “Мин -сиңа ,син- миңа” (Укытучы сүзләр әйтә,укучылар антоним сүзләр уйлап әйтәләр.

Физминутка

V.Теманы ныгыту.

Слайд кабартма Дәресне дәвам итик. Кабартмабыз кая тәгәрәде икән?

Как вы думаете для чего в этой нам нужны антонимы? (сопоставлять одни предметы с другими обогатить словарный запас, чтобы сделать нашу речь красивой ) Антонимнар күбрәк мәкальләрдә,табышмакларда кулланыла. Хәзер әйдәгез мәкальләрне карап китик.

Тәмле тел яз кебек , . тел көз кебек.

Тырышлык бәхет китерер, . хурлык китерер.

Аз сөйлә , . эшлә.

Мәкальләрне дәфтәрләргә язып куегыз антонимнарның астына сызыгыз.

Төркемдә эшләү

1нче төркем төрле сүзләр арасыннан антонимнарны сайлап ала.

2нче төркем антонимнарның парын таба.

3нче төркем җөмләләр белән эш.

Китапның 34 нче битендәге 72 нче күнегүне карагыз.Табышмакларның җавапларын табыгыз.

VI. Рефлексия.

Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

-антонимга татарча билгеләмә бирергә

-антоним булган сүзләрне истә калдырырга

-җөмләдә куллана белергә

На слайде Продолжите предложение

Я умею подбирать .

Я умею находить .

Мне было трудно .

VII. Өй эше.

стр.33,упр.70 переписать антонимы

сильным составить 3 предложения с антонимами

Скачать:

Вложение Размер
achyk_dres._antonimnar.docx 22.49 КБ
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа с. Субханку 32.16 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа с. Субханкулово муниципального
района Туймазинский район Республики Башкортостан

Халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлакый тәрбия

бирүдә мәкальләрнең роле

Собханкул урта мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм

Калкаманова Гөлназ Фәнил

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа с. Субханкулово муниципального
района Туймазинский район Республики Башкортостан

Роль пословиц в духовно-нравственном воспитании учащихся

Калкаманова Гульназ Фаниловна

учитель татарского языка и литературы

первой квалификационной категории

МБОУ СОШ с. Субханкулово

Собханкул урта мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм

Калкаманова Гөлназ Фәнил

Тема : Халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә мәкальләрнең роле.

Актуаллек. Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Яңа буын дәүләт стандартларында белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару тәү чираттагы максатлар дип танылды.

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека “Гыйлемлелектә алга китеп тә,әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артта калган кеше,”-дигән.

Татар халык авыз иҗаты элек-электән халык тарафыннан киң кулланылган һәм яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Үз телен онытып, руслашкан баланы яңадан үз асылына кайтару искиткеч авыр эш. Шуңа күрә мин үземнең дәресләремдә халык авыз ижаты урнәкләре булган мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр кулланам. Әхлак тәрбиясе бирүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе итеп тел һәм әдәбият дәресләрендә мәкальләр куллануны күрәм.

Өйрәнеү объекты: татар халык мәкальләре

Максат: Әхлак тәрбиясе бирүдә, тел һәм әдәбият дәресләренә кызыксыну уятуда мәкальләр куллануның иң мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе булуын исбатлау, методик папкалар әзерләү.

  1. Мәкальләрнең тематик яктан бүленешен өйрәнү;
  2. Укыту эшчәнлеге нәтиҗәләренә куелган таләпләргә туры килгән төрле эш алымнарын билгеләү;
  3. Мәкальләрнең зур тәрбия чыганагы икәнлеген мисаллар ярдәмендә күрсәтү;
  4. Укучыларда мәкальләр туплау эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Гипотеза: Дәресләрдә мәкальләр куллану укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата кызыксынуын арттыра; фикерләү сәләтен , сөйләм телен баета.

4.Кулланылган әдәбият. 6

Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.

Яңа буын дәүләт стандартларынада белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару тәү чираттагы максатлар дип танылды.

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека “Гыйлемлелектә алга китеп тә,әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артта калган кеше,”-дигән.

Татар халык авыз иҗаты элек-электән халык тарафыннан киң кулланылган һәм яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Шуна күрә мин үземнең дәресләремдә халык авыз ижаты урнәкләре булган мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр кулланам. Шул уңайдан үземнең хезмәтемдә “ Халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә мәкальләрнең роле” дигән темага тукталырга булдым һәм минем максатым : әхлак тәрбиясе бирүдә, тел һәм әдәбият дәресләренә кызыксыну уятуда мәкальләр куллануның мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе булуын исбатлау, методик папкалар әзерләү.

Иҗади эзләнү барышында түбәндәге бурычларны куйдым:

1.Мәкальләрнең тематик яктан бүленешен өйрәнү;

2.Укыту эшчәнлеге нәтиҗәләренә куелган таләпләргә туры килгән төрле эш алымнарын билгеләү;

3.Мәкальләрнең зур тәрбия чыганагы икәнлеген мисаллар ярдәмендә күрсәтү;

4.Укучыларда мәкальләр туплау эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Гипотеза: Дәресләрдә мәкальләр куллану укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата кызыксынуын арттыра; фикерләү сәләтен , сөйләм телен баета.

Яңа буын дәүләт стандартлары укыту эшчәнлеге нәтиҗәләренә түбәндәге таләпләрне куйды. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавына һәм кабул итүенә, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Әхлак тәрбиясе бирүдә мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе итеп тел һәм әдәбият дәресләрендә мәкальләр куллануны күрәм. Мәкаль ул халыкның зур тормыш тәҗрибәсен чагылдырган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләм берәмлеге. Халык узе болай, ди “Әйтем-сүзнең бизәге, ә мәкаль- сүзнең жиләге.”Аның төбендә кешелеклелек, гаделлек, мәрхәмәтлелек,тыйнаклык кебек матур сыйфатлар ята.

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә аларны тематик яктан берничә төргә бүлеп өйрәнәбез.Ватанга, туган телгә , халыкка мәхәббәт белән сугарылган мәкальләрне дөрес файдалану яшь буында патриотик тойгылар формалаштыруга ярдәм итә.

Үз илең –алтын бишек.

Иле юкның көне юк.

Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.

Иле барның теле бар.

Кул ярасы бетәр,тел ярасы калыр.

Белем, акыл, һөнәрлелек темасына караган мәкальләр тырыш хезмәткә,укуга уңай караш тәрбияли.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Тик тормаган тук торган.

Ялкау ятып эшләр, утырып йоклар.

Ялкау өмәгә йөрүне ярата.

Яхшылык һәм яманлык, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган мәкальләр дә укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә мөһим урын алып тора.

Әдәпле кеше солтан,әдәпсез кеше олтан.

Акыллы атын мактар,кыланчык үзен мактар.

Яхшы булсаң сөярләр,яман булсаң төярләр.

Әтисеннән күргән ук юнган.

Урынлы кулланылган мәкальләр укучыларның белемен тирәнәйтеп кенә калмыйлар, тел дәресләренең тәрбияви әһәмиятен, шәхси эшчәнлекнең

нәтиҗәләрен арттырырга ярдәм итәләр.

Метапредмет нәтиҗәләренә логик фикерләү,нәтиҗә ясый белү, диалогик, монологик, язма сөйләм төзи белү, үз фикереңне ачык, дөрес итеп аңлату, парларда, төркемнәрдә эшли белү керә. Бу нәтиҗәләргә түбәндәге эш төрләре аша ирешәм.

Башлангыч сыйныфларда дәреснең башын ярыш формасында башлыйм. Бер дәрестә “Кем күбрәк белә?” дип мәкаль әйтеп җиңүчене белсәк, икенче дәрестә “Дәвамын беләсеңме?” дигән ярышта укучы мәкальне дәвам итәргә тиеш. Һәр дәрескә аерым тәрбия темасын алырга тырышам.

— Иле барның. (теле бар).

— Зәһәр тел. (йөрәкне яралый).

— Кул ярасы бетәр, . (тел ярасы бетмәс).

2. Әхлак турында:

— Исәннәрнең кадерен бел, . (үлгәннәрнең каберен бел).

— Гайбәт сүзне сөйләмә, (сөйләгәнне тыңлама).

Төркемнәрдә эшләгән вакытта мәкальләрнең бер өлешен генә бирәм, ә икенче өлешен укучылар үзләре уйлап, фикер йөртеп, киңәшләшеп эзләп табалар.

Хикәя укыйбызмы, әкиятме, шигырьләр өйрәнәбезме — аларның асылы барыбер әдәпкә кайтып кала. Укылган әсәргә анализ ясала һәм авторның әйтергә теләгән фикере ачыла. Әлеге фикерне укучылар үзләре мәкальләр ярдәмендә тулыландыралар һәм нәтиҗә ясыйлар. Мәсәлән, Ә. Еникинең “Ипекәй” хикәясен укыгач, балалар “Икмәксез алтын тавы башында да үлүең бар”,“Ипекәйне кадерсезләмә, үзең кадерсезлеккә төшәрсең” дигән мәкальләрне тәкъдим итәләр.

Уку дәресләрендә, мәкальләрнең тәрбияви функциясеннән киңрәк файдалануны күздә тотып, мәкальләр белән исемләнгән язма эшләр уздырам.Мәсәлән, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”. Укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә.

Сөйләм үстерү дәреслерендә дә темага эпиграф итеп мәкальләр алырга була. Мәсәлән “ Иле барның-теле бар. ”Китап-белем чишмәсе”.

Рус ,башкорт телләре белән чагыштырулар, мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итү дә мәкальләрне тирәнрәк аңларга, аларны истә калдырырга ярдәм итә.

Китап – белем чишмәсе . Книга – источник знаний.

Сәламәт тәндә сәламәт акыл. В здоровом теле здоровый дух.

Фәнне өйрәнү нәтиҗәләренә фонетик , лексик, морфологик һәм грамматик материалларны, орфографик кагыйдәләрне өйрәнү, ситуация тудыру, уку мәсьәләсен кую, чишү, сөйләм телен баету керә.

Бу нәтиҗәләргә ирешү өчен тел дәресләрендә үтелгән теманы ныгыту, кабатлаулар вакытында мәкальләр белән дә эш оештырам.

Башлангыч сыйныфларда матур язу күнегүе итеп мәкаль дә алына.

2 нче сыйныфта төшеп калган хәрефләр урынына тиешлеләрен куеп язу яисә мәкальләрдән исемнәрне табу кебек эшләр булса, 3-4 нче сыйныфларда мәкальдәге исемнәрнең килешләре билгеләтелә.

Кеше күрке – йөз,

Йөзнең күрке – күз,

Уйның күрке – тел,

Телнең күрке – сүз.

5-6нчы сыйныфларда сыйфат темасын өйрәнгәндә сыйфат һәм сыйфатланмышларны табу, дәрәҗәләрен билгеләү, сыйфатларны синоним яки антоним белән алыштыру кебек эшләр оештырам.

7-8 нче сыйныфларда боерык фигыльләрне , аның төрләрен табабыз , киләчәк заман хикәя фигыльләрнең кушымчаларын күрсәтәбез. “Аерылганны аю ашар,бүленгәнне бүре ашар”,”Батыр яуда беленер”

Ә инде югары сыйныфларда тест куллануны кулай курәм.

Мәкаль — иярчен җөмләнең нинди төре булып килә?

“Кемнең итәгенә ут капса, шул яна.”

1. иярчен аергыч җөмлә 2. иярчен вакыт җөмлә 3. иярчен ия җөмлә.

Эш тәмамлангач, укучылар бик теләп мәкальләрнең эчтәлеген аңлатырга омтылалар.

Татар теле атналыгыныгының бер көне халык авыз ижаты буенча иҗади эшләргә багышлана.Укучылар әкиятләр уйлап чыгаралар, табышмаклар,мәкальләр кулланып ребуслар, кроссвордлар төзиләр. 6 нчы сыйныф укучысы Галимова Лиана мәкальләр кулланып көндәлек режим төзеде. Аны сезгә дә күрәтәсем килде.

Без 5-6 сыйныф укучылары белән берлектә төрле темалар буенча мәкальләр тупланган җыентык булдырдык. Быел “ Әдәбият елы” булганлыктан, шушы темага караган мәкальләр туплый башладык. Укучылар бу эшкә бик теләп катнаштылар. Киләчәктә дә дәвам итәрбез дип уйлыйм.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, халык авыз иҗаты үрнәкләрен дәрестә куллану укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерә, матурайта, баета, фикерләү сәләтен арттыра һәм шәхес тәрбияләү буенча заман куйган таләпләргә җавап бирә дип уйлыйм.

Шулай итеп,дәресләрдә мәкальләр куллану укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата кызыксынуын арттыра дигән гипотеза расланды.

Источник статьи: http://nsportal.ru/shkola/rodnoy-yazyk-i-literatura/library/2015/11/16/otkrytyy-urok-po-teme-antonimy

0 0 голоса
Article Rating
Подписаться
Уведомить о
guest

0 Комментарий
Старые
Новые Популярные
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии