Меню Рубрики

Орфограммы татарского языка 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса
рабочая программа (3 класс) на тему

Уку планы буенча татар теле атнага 4 сәгать исәбеннән елга 136 сәгать.

Программа материалларын үтәү өчен кулланылган дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. “Татар теле” 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013

Скачать:

Вложение Размер
rabochaya_programma_po_tatarskomu_yazyku_dlya_3_klassa.doc 425.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Стародрюшевская основная общеобразовательная школа»

протоколом педагогического совета

от ___ __________2013 г. № ____

Директор МБОУ «Стародрюшевская ООШ»

_______________ Харисов И.Г.

Введено приказом №_____

от ___ ________ 2013 г.

по предмету ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

ДЛЯ 3 КЛАССА (4 часа в неделю, 136 часов в год)

Составитель: Габсаматова Фаузия Хайдаровна

(учитель начальных классов, высшей квалификационной категории)

Заместитель директора ____________ Халиуллина З.К.

на заседании МО, протокол от ___ _______ 2013 г. № __

Руководитель МО _______________ Габсаматова Ф.Х.

с.Старый Дрюш, 2013 г.

  • 3 класска татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
  • 1.06.10.2009 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты
  • Федераль компонентына (Приказ №373);
  • 2. 26.06.2012 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомуми белем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №7699/12);
  • 3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
  • 4. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
  • 5. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;
  • 6. 2013-2014 нче уку елына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Дөреш төп гомуми белем мәктәбенең укыту планына

Уку планы буенча татар теле атнага 4 сәгать исәбеннән елга 136 сәгать.

Программа материалларын үтәү өчен кулланылган дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. “Татар теле” 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013

Татар телен укытуның төп максатлары:

  • укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;
  • аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
  • балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
  • аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
  • укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи- әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә өйрәтергә тиеш.

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

— укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык үрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

— аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

— балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

— коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

— укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

Программаның эчтәлеге һәм структурасы

  • Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек.
  • Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Тартык һәм сузык авазлар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре.ъ,ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.
  • Алфавит. Алфавитның әһәмияте. Сүзлекләрдән кирәкле сүзләрне табу.
  • Сүз төзелеше.
  • Кушымча. Кушымчаларның төрләре. Алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен һәм яңа сүзләр ясалуын чагыштыру.
  • Сүз. Сүз төркемнәре.
  • Сүзнең лексик мәгънәсе. Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр.
  • Исем.
  • М әгънәсе, сораулары ,җөмләдәге роле. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаоары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
  • Фигыль.
  • Мәгънәсе, сораулары. Барлыкта һәм юклыкта килүе. Зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заманнары.Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Фигыльләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану.
  • Сыйфат.
  • Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм,холык һәм башка билгеләрне белдерүе. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү. Сыйфатларның җөмләдә исемне ачыклап килүе. Сыйфатларның сөйләмдә әһәмияте,антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.
  • Алмашлык.
  • Аның мәгънә үзенчәлегенә – зат һәм предметны атамыйча, аларның исемен алыштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары. Сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә аларның үзгәрүен ачыклау. Алмашлыкларның җөмләдәге һәм тексттагы роле.
  • Кисәкчә.
  • Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ку, үк, ич,бит кисәкчәләре. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы.
  • Бәйлек.
  • Төрле килешләрдә исемнәрнеә һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә күзәтүләр.
  • Җөмлә.
  • Җөмләләрнең әйтелеш максаты буенча төрләре. Җөмләләрнең интонация буенча төрләре. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. Җөмләнеңд иярчен кисәкләре. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
  • Сүзтезмә.
  • Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.
  • Текст. Бәйләнешле сөйләм.
  • Текстның темасы һәм төп фикере. Бүлек башы. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. Текст берәмлекләрен берләштерүдә сүз тәртибенең роле. Текстларның төрләре: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Тексттагы терәк сүзләр. Күмәкләп яисә мөстәкыйль төзегән план буенча хикәяләү характерындагы текстны изложение итеп язу.
  • Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, сочинениеләр язу.
  • Иҗади эшләргә тасвирлау, фикер йөртү элементларын кертү. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.Сөйләм этикасы. Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү.

Укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

III сыйныф ахырына укучылар белергә тиешләр:

  • Сөйләмдәге авазлар;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәренең лексик һәм грамматик билгеләре;
  • сүзнең мәгънәле кисәкләре;
  • гади һәм кушма җөмлә, җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең (терминнарын әйтмичә) билгеләре;
  • сүзтезмә билгеләре.
  • сүзнең мәгънәле кисәкләре;
  • тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымча;
  • сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек;
  • җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр;
  • җөмләнең иярчен кисәкләре.

Укучылар башкара алырга тиеш:

  • үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55-60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу;
  • сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү;
  • сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру ( исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);
  • берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү;
  • фигыльне заман формаларына куя белү;
  • текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү;
  • сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүзләрне аеру;
  • җөмлә тикшерү;
  • җөмләне дөрес интонация белән әйтү;
  • бергәләп төзегән план буенча 70-85 сүзле изложение язу;
  • текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү;
  • текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү;
  • кызыл юлны саклау;
  • текстның мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш булдыру;
  • текст кисәкләре,җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру;
  • темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую;
  • хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү;
  • шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып, сочинение язу;
  • фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш:

  • аваз һәм хәреф;
  • сузык һәм тартык авазлар;
  • калын һәм нечкә сузыклар;
  • яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар;
  • исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә;
  • тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар;
  • Җөмәләрнең әйтелү максаты буенча төрләре;
  • Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә)
  • Җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы;
  • Тиңдәш кисәкле җөмләләр.

Источник статьи: http://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/materialy-mo/2015/11/16/rabochaya-programma-po-tatarskomu-yazyku-dlya-3-klassa

ТАТАР ТЕЛЕН — «5»ЛЕГӘ!

Орфограмма

«Орфограммалар белән эш» курсы турында

Нәрсә ул орфограмма?

Язу – телнең график формасы, ул аралашу өчен гаять әһәмиятле корал булып тора. Язу, эчтәлеге ягыннан төзек һәм кызыклы булып, орфографик яктан грамотасыз булса, ул уңай бәяләнә алмый. Хаталы язуны уку авыр, язучы әйтергә теләгән фикер дөрес аңлашылмый, ул сүзнең мәгънәсе бозыла. Ялгыш язу кешенең грамотасызлыгын күрсәтә, дәрәҗәсен төшерә, гомумән, аның турында тискәре фикер тудыра.

Әдәби тел грамматик закончалыклар, орфографик һәм орфоэпик кагыйдәләр белән нормалаша. Орфография – orthos (дөрес) һәм grapho (язам) дигән грек сүзләреннән тора. Ул – әдәби телдәгечә язу нормасы, фәнни нигезләнгән һәм дәүләт тарафыннан законлаштырылган кагыйдәләр системасы.

Орфографиянең төп берәмлеге – орфограмма. Орфограмма (грекчадан orthos — дөрес һәм gramma – хәреф, язу) – бертөрле әйтелүче сүзләр яки аларның өлешләре арасыннан дөрес вариантны телнең орфография принципларына һәм кагыйдәләренә нигезләнеп сайлап язу. Икенче төрле әйткәндә, орфограмма – сүзнең хаталы язарга мөмкин булган урыны (хәрефе, кушымчасы һ.б.), кагыйдәне куллану “ноктасы”.

Дөрес язу сүзләрне дөрес әйтүгә турыдан-туры бәйләнгән, шуңа күрә телнең орфоэпик нормаларын төгәл белгән кеше генә грамоталы яза ала. Телдән сөйләмне язмачага әйләндергәндә, без морфемадагы авазларны шартлы билгеләр — хәрефләр, морфемалар арасындагы бәйләнешләрне төрле график чаралар (аерым язу, кушып язу, сызыкча аша язу, юлдан юлга күчергәндә, сызыкча кую) белән күрсәтәбез. Сүзләрдә хәрефләр әйтелешкә туры китереп (мәсәлән, көл — “һәр авазның үз хәрефен язам”) һәм әйтелешкә туры китермичә дә (мәсәлән, с у рәт — “авазларның үзенеке булмаган хәрефләрен дә язам”) языла. Билгеле бер кагыйдәгә нигезләнеп, әйтелешкә туры килмәгәнчә язу дөрес язу, ягъни орфограмма дип атала. Орфограмма урынында башка хәреф язсагыз, бу хата була. Шулай итеп, дөрес язу — орфограмма, дөрес язмау хата булып чыга.

Хата барлыкка килү сәбәпләре

Кулына каләм алып яза башлаган кешенең аңында һәрвакыт орфограмма белән хата арасыннан дөресен сайлау алу процессы бара. Орфограмма урынында хата барлыкка килүнең сәбәпләре күптөрле.

Беренче сәбәп сөйләүченең нинди дә булса җирле диалект үзенчәлегеннән аерыла алмавына һәм сөйләгәнчә язуына бәйләнгән. Бу типтагы хаталардан диалекталь сүзләрнең әдәби телдә әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен үзләштерү юлы белән арынырга мөмкин.

Икенче сәбәп татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булудан килә. Әйтергә кирәк: бу татар телендә генә түгел, башка телләрдә дә шулай. Мәгълүм булганча, 1920 – 1930 нчы елларда ике мәртәбә татар язуы алыштырыла. 1926 нчы елда халыкка мең ел хезмәт иткән гарәп язуы — латин графикасына, 1938 — 1939 нчы елларда латин язуы кириллицага (рус графикасына) күчерелә. Соңгы күчү ашык-пошык һәм бернинди әзерлексез генә башкарыла. Рус алфавитына алты хәреф (ә, ө, ү, җ, ң, һ) кенә өстәлә дә татар сүзләрен рус хәрефләре белән бирү юллары (кагыйдәләр) уйлап табыла. Телебездәге байтак авазлар (мәсәлән, [қ], [ғ], [w], [’], [а], [ы᷃], [э᷃], [о᷃] һ.б.) «хәрефсез» кала. Аларны белдерү өчен, рус телендә шуларга охшашлырак аваз хәрефләре кулланыла башлый, бу авазларны аеру өчен, өстәмә кагыйдәләр уйлап чыгарыла. Нәтиҗәдә, бер төрле языла, икенче төрле укыла торган бик күп сүзләр барлыкка килә (мәсәлән, [қәдэрлэ] — кадерле, [сәғәт] — сәгать һ.б.). Бу хәл язуда бик күп хата барлыкка китереп кенә калмый, сүзләрнең әйтелешен бозуга да китерә.

Өченче сәбәп шунда: теләсә кайсы телдәге күренеш һәм фактларның барлык үзенчәлекләре дә аерым кагыйдә һәм искәрмәләрдә чагылып бетмәскә мөмкин, чөнки тел үсеше — ул даими процесс. Татар теле орфоэпиясе, орфографиясе лингвистик (чит телләр, үз телебезнең диалектлары, гади сөйләм) һәм экстралингвистик (иҗтимагый үзгәрешләр, сөйләүче яки язучының психологиясе, стиль максатлары) йогынтылар кичерә. Бу хәлне исәпкә алмау китап, газета һәм журнал битләрендә бер үк сүзне төрлечә язуга китерә. Нәтиҗәдә орфографик вариантлар барлыкка килә, һәм алар сүзлекләргә дә теркәлә. Ә сүзлекләргә теркәлгән орфограммалар норма буларак кабул ителә.

Татар орфографиясе түбәндәге принципларга нигезләнә.

  1. Фонетик принцип – сүзне ишетелгәнчә язу. Мәсәлән, өзелгән, ерак, иләк. Татар телендә сүзләр, башлыча, фонетик принцип буенча языла. Шуңа күрә телебездәге күп кенә фонетик закончалыклар, аваз үзгәрешләре язуда да чагылыш таба. Мәсәлән, татар телендә кушымчаларның калын һәм нечкә вариантлары, кайберләренең яңгырау һәм саңгырау тартыкларга башланган вариантлары бар.
  2. Морфологик принцип – сүзләрнең мәгънәле кисәкләре (морфемаларның) бөтенлеген саклап язу. Бу принцип буенча язганда, әйтелештәге үзгәрешләр язылышта чагылыш тапмый. Мәсәлән, [тоссос] – тоз сыз , [умбиш] – у н биш. Җанлы сөйләмдә нинди генә үзгәрешләр булса да, сүз һәм кушымчаларның баштагы язылышы саклана. Рус теле орфографиясе морфологик принципка нигезләнә.
  3. Тарихи-традицион принцип – сүзләрнең элекке язылышын саклап язу. Инглиз һәм француз телләре орфографиясе әлеге принципка нигезләнә, шуңа күрә бу телләрдә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма бар. Татар телендә бу принцип гарәп хәрефләре белән язуда төп урынны тоткан. Хәзерге орфографиядә бу принцип цифрлар белән язылган саннар янында кушымчалар язу үзенчәлегендә чагылыш таба таба. Мәсәлән, алар элек тә сызыкча аша язылмаган, хәзер дә сызыкчасыз языла: 23 әр кеше, 30 лап укучы, температура 0° тан түбән.
  4. График принцип – рус-европа телләреннән кергән сүзләрне, кайбер гарәп-фарсы алынмаларын шул телдәгечә язу: сәлам, һәлак, телефон, троллейбус. Ләкин телебезгә күп еллар элек (күпчелек очракта 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәрге чорда) кергән сүзләр татар теле кагыйдәләренә нигезләнеп әйтелә һәм шул әйтелешкә нигезләнеп языла: бүрәнә, эшләпә.
  5. Дифференциаль принцип – телдәге омонимик очракларны аеру өчен, сүзләрне төрлечә язу. Мәсәлән, ак сакал (нинди сакал?) – сыйфат һәм исемнән торган сүзтезмә, аксакал (кем?) – исем сүз төркеменә керә торган кушма сүз.
  6. Экономия принцибы – урынга экономия ясау һәм тиз язу өчен, күпчелек кешегә аңлаешлы сүзләрне кыскартып язу. Мәсәлән, һ.б., һ.б.ш., БМО, ТР.

Галимнәр орфограммаларның теоретик һәм гамәли төрләрен аерып чыгаралар. Теоретик орфограммаларны кагыйдәгә нигезләнеп язуда бернинди кыенлык юк. Моның өчен кагыйдәне аңлап үзләштерү һәм ныгыту да җитә. Ә менә чыгармаларда күрсәтелгән, кагыйдәләргә буйсынмаган гамәли орфограммаларны бары тик системалы рәвештә бик күп практик күнегүләр эшләү дәвамында яки истә калдыру, ятлау юлы белән генә өйрәнергә мөмкин.

Источник статьи: http://t-t-5.ru/?page_id=20


0 0 голоса
Article Rating
Подписаться
Уведомить о
guest

0 Комментарий
Старые
Новые Популярные
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии