Конспект урока «Антоним һәм синоним сыйфатлар» в 3 классе (на татарском языке)
план-конспект урока (3 класс) по теме
Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
antonim_hm_sinonim_syyfatlar.docx | 20.66 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәреснең темасы: антоним һәм синоним сыйфатлар
Максат: 1) Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;
2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен, иҗади сәләтләрен үстерү;
3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;
4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.
Материал: татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 40-41 бит, табышмаклар китабы.
Дәреснең тибы: сәяхәт дәрес.
I.Оештыру. Уңай хәләт тудыру
Әкият. Борын-борын заманда бер патшалык булган. Патшаның исеме Сыйфат икән. Аның бик матур, акыллы, зифа, асыл, ягымлы, чибәр кызлары булган. Һәм бер көнне бу патшалыкка батыр, матур, акыллы, кыю егетләр килгән. Кызларны сайлый башлаганнар, барысы да берсеннән –берсе матур булганга аера алмаганнар һәм үзләре дә бу патшалыкта калырга рөхсәт сораганнар.
- Укучылар. Ни өчен мин дәресне шушы әкияттән башладым, дип уйлыйсыз?
- Әйе, без сыйфат темасын үзләштердек һәм бүген дәрестә белемнәрне ныгытабыз һәм антоним сыйфатлар белән синоним сыйфатларны танырга, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.
- II.Матур язу күнегүе.
.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.
III. Үткәннәрне ныгыту.
-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк. ”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.
1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?
В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?
3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?
4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә
А)Алсу мәктәптә укый.
Б)Бүгенге көн кояшлы булды.
В) Әни миңа күлмәк алды.
II нче патшалык “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)
3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.
-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,хәләтне)
VI.Яңа тема өстендә эш.
-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар. Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 40 нчы бит 65 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)
_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк
V. ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)
_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?
-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.
-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?
-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.
-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?
-Менә шулай . менә шулай матур итеп сикерә.
-Ук чылар антоним сүзләрне , сыйфатларны татар халык мәкальләрендә, табышмаклары НДА бик күп очратырга мөмкин. Сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, предметларны чагыштырып карау өчен кулланалар.
Мәкальләр патшалыгы (слайд 5)
Тәмле тел таш яра, тәмьсез тел баш яра.
Яхшы сүз-яз кебек, яман сүз-көз кебек.
ЯХШЫ СҮЗ ДАРУЛЫ, ЯМАН СҮЗ АГУЛЫ..
—Әйдәгез, укучылар бу мәкальләрдәге антоним сыйфатларны табып карыйк әле.
Табышмаклар патшалыгы (слайд 6)
Һичбер кайчан сөйләшми ул,
Ләкин һәркем аңлый телен.
Олы дими, кече дими,
Өйрәтә ул безгә белем.
“Синоним сыйфатлар” патшалыгы (слайд 7)
-Мәгънәләре ягыннан охшаш булган сыйфатларны синоним сыйфатлар дип атыйлар. Мәсәлән: матур- сылу, чибәр, нәфис, гүзәл, искиткеч.
-Бу сүзләрне кемнәргә карап әйтәләр икән? (кызларга, әниләргә)
-Әйе,әле яңа гына 8 март — кызлар, әниләр, әбиләр, гомүмән халыкара хатын-кызлар бәйрәме үтеп китте.. Шул уңайдан сез әниләр турында иншалар яздыгыз. Әйдәгез, аларның берничәсе белән танышып та китик әле.
(Укучыларның иншалары тыңлана)
_Менә рәхмәт. Балалар,сез бу иншаларда әниләрнең матур сыйфатларын күрсәтә алдыгыз. Бу иншаларда әйтеп биргәнегезчә, әниләр озын гомерле булсыннар, балалар әниле булып яшәсеннәр. Әниләрнең кадерен белегез, хөрмәтләп яшәгез, аларның йөзләренә кызыллык китермәгез, сүзләрен тыңлагыз.
-Укучылар. Синоним сыйфатлар патшалыгындагы биремне үтәргә кирәк бит әле.төркемнәрдә эшләп алабыз. (слайд 8)
I рәткә алма сүзе (татлы, тәмле, сусыл)
II рәткә бала сүзе (нәни, кечкенә, бәләкәй)
III рәткә көн сүзе (матур, кояшлы,тыныч) бирелә. Бу сүзләргә туры килерлек итеп синоним сыйфатлар табарга кирәк.
1. Матур сыйфатының антонимын табарга
2. Белемле сүзенең синонимын табарга
А) тәртипле в) өлгер
“Сыйныф йолдызы” патшалыгы (слайд 9)
Карсыяшлеәчзуйома хәрефләреннән файдаланып сыйфатларны белдергән сүзләрне төзергә
(кара, яшел, әче, зур, йомшак, ак, карлы, соры, кызу, суык)
-Менә укучылар. Шулай итеп сез бүгенге дәрестә сыйфат патшалыгына сәяхәт иттегез. Биремнәрне бик яхшы итеп үтәдегез. Молодцы.Киләчәктә дә тырыш булыгыз, яхшы укыгыз, телегез тәмле, белемегез зур булсын. Белемле булсагыз, беркайда да югалмассыз дип ышанып калам. Уңышлар сезгә!
Источник статьи: http://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/raznoe/2012/04/07/konspekt-uroka-antonim-hm-sinonim-syyfatlar-v-3-klasse-na
Синоним һәм антоним сыйфатлар.
план-конспект урока (6 класс) по теме
Дәрес программа буенча «Сыйфат» бүлегенә керә.
Дәрес тибы: яңа белемнәр формалаштыру дәресе.
Эш формасы: Дәрес барышында укучылар төркемнәрдә эшлиләр, традицион булмаган группалап (Сингапур методикасы буенча) утыру (йөзгә-йөз партнерлар, җилкәдәш партнерлар булып, бер өстәлдә 4 укучы утыра, өстәлдә Manage Mat ята). Ул укучыларны бер командада партнерлар булып эшләргә ярдәм итә торган табличка.
Дәрестә мин универсаль уку гамәлләренең төрле формаларын кулланырга тырыштым. Элеге гамәлләр төркемнәр белән, мөстәкыйль рәвештә, фронталь эш башкарганда тормышка ашырылды. Укучыларны мотивлаштыру өчен үзенчәлекле сәламләү формасын керттем, хат күрсәтеп, проблемалы сорау куйдым. Укучыларның эшчәнлегенең нәтиҗәлеген яхшыртыр өчен белемнәрне бәяләү критерийларын төзедем. Мондый гамәл укучыларны кызыксындыру чарасы буларак кулланылды. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләре белән таныштырдым.
Дәреснең оештыру этабыннан йомгаклау өлешенә кадәр эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару тәэмин ителде. Укучыларга үз эшләрен бәяләп барырга җиңел булсын өчен, эш төрләре язылган дәфтәр булдырылды.
Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Укучыларның иҗади сәләтләрен, мөмкинлекләрен сынап карау максатыннан “Ялкын”, ”Салават күпере” җурналларына язылырга киңәш иттем.Үз укучыларымның язмалары белән таныштырдым, шулай итеп вакытлы матбугатка кызыксыну уяттым, дип уйлыйм.
Сингапур методикасы структуралары дәрестә алар уңай халәт тудырырга, балаларны бергә тупларга, белемнәрне ныгытырга ярдәм итте. Балалар бу эш төрләре ярдәмендә укучылар сыйфатлар турында үз фикерләрен җиткерделәр. Һәрбер эш төреннән соң рәхмәт әйтә белергә өйрәтү, шулай ук тәрбияви максатны күздә тотып оештырылды.
Эш төркемнәрдә, парларда оештырылды. Мондый эш формасы дәрестә барлык укучыларның да катнашуын тәэмин итте, эш төрләрен, биремнәр санын арттырырга ярдәм итте. Дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөмкинлеге булдырылды. Бу укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
musina_g.m._antonim_hm_sinonim_syyfatlar.docx | 29.79 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар.
Максат: 1. Белем бирү максаты – сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту, антоним һәм синоним сыйфатлар турында төшенчә бирү;
2. Фикер сәләтен үстерү максаты – укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, телдән һәм язма күнекмәләр белән антоним һәм синоним сыйфатлар турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
3. Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү; дәрестә балаларның тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү. Дәрес тибы: яңа белемнәр формалаштыру дәресе.
Җиһазлау: Мультимедиа проекторы, слайдлар, индивидуаль эш дәфтәрләре, конвертта биремнәр.
Кулланылган структуралар: МИКС ПЭА-ШЭА (Mix Pair Share), СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭБЛ (Simultaneos Rally Table), СИНГЛ РАУНД РОБИН (Singl Round Robin), КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin ).
I . Оештыру . Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
Уңай психологик халәт тудыру. 3 мин.
Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)
Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
Син килдең! (кулларны җәю)
Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)
Балалар, бүгенге дәресне сезнең белән мин үткәрермен. Минем исемем Гөлгенә Мөнировна. Ә сезнең белән мин дәрес барышында танышырмын. Без бүген сезнең белән төркемләп эшләрбез. Өстәлләрдә мэнэдж мэт. Ул сезне бер командада партнерлар булып эшләргә ярдәм итә торган табличка. Минем кулымда хат бар. Бу хатны сезгә минем укучыларым җибәрде. Әйдәгез әле аны укып карыйк.
II. Уку мәсьәләсен кую. Проблемалы сорау кую. 5 мин.
Кадерле Азнакай гимназиясе укучылары! Без, Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары татар телен бик тырышып өйрәнәбез. Дәресләрдә без төрле биремнәр үтәп, яңа белемнәр ачабыз. Күптән түгел өйрәнгән сүз төркеме безгә аеруча кызыклы булып тоелды. Ул сүз төркеме булмаса, безнең тормышыбыз шулкадәр кызыксыз, төссез, күңелсез, ямьсез, ә телебез ярлы булыр иде. Бу сүз төркеменә карата без сезгә биремнәр җибәрәбез. Аларны үтәгәндә, сез дә үзегезнең белемнәрегезне тикшерерсез һәм тулыландырырсыз дип ышанып калабыз. Сезгә уңышлар телибез.
Биремне сез экранда күрәсез. Рәсем дәресләреннән сез төсләрнең җылы һәм салкын булуын беләсез. Җылы төсләргә язылган хәрефләрне генә калдырырсагыз, бер сүз килеп чыгар. Ул нинди сүз?
(Парлап эшләү. “Яхшылык” сүзен китереп чыгару). Укучылар нәрсә соң ул яхшылык? Яхшылык җирдә ятмый, диләр. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре). Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык турында болай диелгән. Бер укучыдан укыту. Сүзнең тамырын табыйк. (Яхшы). Нинди сүз төркеменә карый. (Сыйфат). Димәк, Актүбәнең алтынчы сыйныф укучылары кайсы сүз төркемен аеруча кызыклы дип тапканнар?(Сыйфатларны). Укучылар, яхшы сүзен икенче төрле ничек әйтеп була? (Әйбәт, шәп). Бу сүзләрнең ничек аталганын бәлки берәр укучы беләдер? (Синонимнар). Дәреснең темасы нинди булыр икән? Без бүген нишләячәкбез? Максатыбызга ничек ирешербез икән? (Төрле биремнәр эшләрбез). Яңа темага кереп китәр өчен, сыйфат турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерик.
III. Актуальләштерү. 5 мин. МИКС ПЭА-ШЭА структурасы (Mix Pair Share). Җыр астында укучылар төрле тәртиптә класс бүлмәсе буйлар баралар. Музыка туктагач, бер-берсенә якын булган укучылар парлашалар. Кулларын өстә тоташтырып, бер-берсен сәламлиләр.
1 нче сорау. Сыйфатка билгеләмә бирегез. Һәр укучыга башта 5 сек. уйларга, аннан парларда 15 әр секунд фикер алышырга вакыт бирелә. Кем беренче башлавын укытучы әйтә. Мәсәлән, чәче озынрак (кемнең энесе бар, кемнәр әбиләре белән бергә яши) укучы башлый. Икесе дә мисаллар китерә. Музыка дәвам итә. Туктый.
2 нче сорау. Сыйфат дәрәҗәләре. Мисаллар китерү.
3 нче сорау. Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре. Мисаллар китерү. Укучылар бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.
Нәтиҗә. Сигнал карточкалары белән үзләренә бәя бирәләр.
Текст белән эшләү. 2 нче конвертка биремнәрне балалар матбугат битләреннән сайлап алдылар. Алар үзләре дә газетаның актив хәбәрчеләре. (Слайдта Актүбә 2 нче урта мәктәбе укучыларының “Сабантуй” һәм башка газета-журналларда басылган бик күп мәкаләләрен күрсәтелә. Сезгә тәкъдим ителәсе текст “Сабантуй” газетасыннан. Авторы — безнең мәктәп укучысы. (Бер укучы кычкырып укый). Текст махсус ясалган эш дәфтәрендә дә бар.
Кешеләрне нинди итеп күрәсең килә, алардан шул сыйфатларны эзләргә тырышасың. Тик бар кешегә дә уңай сыйфатлар гына хас түгел шул. Кемгә яшәү җиңелрәк? Яхшы күңелле кешегәме яки явызгамы? Игелекле кешегә дуслар табуы, гаилә коруы җиңелрәк. Аның күңеле саф, уйлары якты. Мәрхәмәтле кешенең яхшылыгы икеләтә үзенә әйләнеп кайтачак. Әйе, игелекле, шәфкатьле булу хәзер дә актуаль.
Бу өзеккә нинди бирем уйлап чыгырырга була? (Тәкъдимнәр тыңлана). Димәк, бирем шундый: текстны тагын бер кат игътибар белән укыгыз һәм уку барышында сыйфатларны табыгыз астына бер сызык сызыгыз. Кем эшләп бетерә, шул кул күтәрә. Булдырдыгыз! Нәтиҗә. Сигнал карточкаларын күтәреп эшегезне бәяләгез. Ә хәзер санагыз. Ничә сыйфат таптыгыз? Кем 11 сыйфат тапты, басыгыз. Ә хәзер тикшереп карыйк. (Иң күп сыйфат тапкан укучы сыйфатларны әйтә бара, калганнар ул сүз булса+ куя, булмаса астына сыза.
Нәтиҗә. Ә хәзер эшегезне ничек бәяләләгез. Сигнал карточкаларын күтәрегез.
IV. Уку мәсьәләсен чишү. 10 мин.
Дәфтәрегезгә соңгы ике җөмләдәге сыйфатларны язып алыгыз. Артык сүзне табыгыз. (Актуаль).
СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭБЛ структурасы (Simultaneos Rally Table). Җилкәдәш партнерлар 10сек. уйлап җавапны язалар, берьюлы дәфтәрләрен алышалар.
Сорау . 3 нче өстәл, 3 нче укучы, синең иптәшең нинди сүз сайлаган? Калган сыйфатларны нәрсә берләштерә? (Төркемнәрдә 10 сек. фикер алышабыз). Аларны мәгънәләре ягыннан охшаш дип әйтеп буламы? Нәрсә белән аерылалар? (Язылышы белән). Мондый сүзләр ничек атала? (Синонимнар).
Тактада: Яхшы — яхшы күңелле, мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле. Мәгънәләре белән охшаш, язылышлары төрле булган сыйфатлар синонимнар дип атала. Сез нинди кешеләр белән гел очрашмас идегез, аралашырга теләмәс идегез? (Начар). Тексттан тагын нинди сүз табарга була? (Явыз).
Тактада: Яхшы – начар, явыз, әшәке.
Аларның мәгънәләре нинди? (Аларның мәгънәләре капма-каршы). Андый сүзләр антонимнар дип атала. Димәк, безгә бүген тагын нинди сыйфатлар турында белергә кирәк? (Синоним һәм антоним сыйфатлар). Кагыйдәләр эш дәфтәрләренә язып куелган.
СИНГЛ РАУНД РОБИН (Singl Round Robin) алымы белән кагыйдәне ныгыту. (Антоним һәм синоним сыйфатлар турында һәр укучы 1 мәртәбә җавап бирә). Вакыт башланды 1 мин (Таймер куела). 3 нче номерлы укучы яттан җавап бирә.
V. Ныгыту. Өченче конверт. Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin ). Төркемнәрдә һәр укучы чиратлашып мәртәбә җавап бирә. 5 мин. Вакыт башланды. Вакыт бетте. 4 номер җавап бирә.
Кышын көн кыска, ә төн .
Җәен көн аяз, ә көзен . .
Күп укыган бала белемле, ә аз укыган . .
Китап калын, ә дәфтәр .
Алма баллы, ә лимон . .
Теле озынның акылы кыска.
Яңа дустым булды дип, иске дусны ташлама.
Батыр бер үләр, . мең үләр.
Яхшы сүз- җанга дару,
Вөҗданы пакъ- йөзе ак.
Укучылар, алдагы дәресләрдә сез сыйфат турында белемнәрегезне тагын да тулыландырысыз. Ә хәзергә кадәр булган белемнәргә бәя бирер өчен мин сезгә сораулар тәкъдим итәм. Алар сезнең эш дәфтәрегездә бирелгән. Сораулар янына + яки — куясыз. 5 мин.
- Тексттан бөтен сыйфатларны да таба аласыңмы?
- Антонимнар һәм синонимнар турында кагыйдәне сөйли беләсеңме?
- Дәрестә тырышып бар көчемне биреп эшләдем дип уйлыйсыңмы?
- Киләсе дәрескә антонимнар кергән мәкаль буенча иҗади эш эшли аласыңмы?
Өлкәннәргә, әти- әниләрегезгә, иптәшләрегезгә мәрхәмәтле , игелекле, яхшы күңелле кешеләр булып үсәрсез дип ышанып калам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга төп төшенчә бирү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләре.
3 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән “Антоним сыйфатлар” темасына презентация .
6 нчы сыйныфлар өчен дәрес планы.
2 сыйныф татар төркеме өчен технологик карта.
Презентация к уроку по теме: «Антоним сыйфатлар» для 2 класса.
Синоним һәм антоним сыйфатлар.
quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар «темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә.
Источник статьи: http://nsportal.ru/shkola/rodnoy-yazyk-i-literatura/library/2014/03/02/sinonim-hm-antonim-syyfatlar