Меню Рубрики

Как написать сочинение по татарскому языку огэ

Для подготовки к ОГЭ по татарскому языку в русских группах
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Варианты заданий для подготовки к ОГЭ в русских группах по татарскому языку

Скачать:

Предварительный просмотр:

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән тест эше 38 биремне үз эченә алган 4 бүлектән тора.

1нче бүлек 8 биремнән тора (1нче – 8 нче биремнәр). Алар укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Тәкъдим ителә торган башкару вакыты — 30 минут.

2 нче бүлек 9 биремнән тора: 9 нчы – 16 нчы биремнәр укыганның эчтәлеген аңлау, 17 нче бирем диалогик сөйләм төзүне бәяләү максатыннан бирелә.Тәкъдим ителә торган башкару вакыты — 30 минут.

3 нче бүлек 15 биремнән тора (18 нче – 32 нче биремнәр). Алар укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Башкару вакыты — 30 минут.

4 нче бүлек 2 өлештән тора. 33 нче- 37 нче биремнәр сөйләм бурычына туры килгән репликалар язуны күздә тота. Тәкъдим ителә торган башкару вакыты — 20 минут. 38 нче бирем укучыларның язма монологик сөйләмен тикшерүдән гыйбарәт. Башкару вакыты — 40 минут.

Единое республиканское тестирование

по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык

в русских группах общеобразовательных организаций

с русским языком обучения

Тестовая работа по татарскому языку состоит из четырёх разделов, включающих 4 раздела.

Раздел 1 (задания по аудированию) включает 8 заданий на понимание аутентичных тестов (задания 1-8). Рекомендуемое время на выполнение данного раздела – 30 минут.

Раздел 2 включает в себя 9 заданий. 8 заданий ( задания 9-16) на понимание содержания прочитанного текста и 1 задание ( задание 17) на умение составлять диалогическую речь. Рекомендуемое время на выполнение данного раздела – 30 минут.

Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 15 заданий ( задания 18-32). Рекомендуемое время на выполнение– 30 минут.

Раздел 4 (задания по письму) состоит из двух частей. В заданиях 33-37 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией. Рекомендуемое время на выполнение – 20 минут. В задании 38 предлагается написать личное письмо. Рекомендуемое время на выполнение – 40 минут.

Ответом к заданиям 1 и 2 является последовательность цифр, запишите её в бланке ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

  1. Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия.

Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

  1. Паркта. 2 Урманда . 3. Урамда. 4. Өйдә. 5. Мәктәптә.
  1. Вы услышите пять высказываний. Установите соответсвие между высказываниями каждого говорящего А – Г и утверждениями, в списке 1 – 6. Используйте каждое утверждение из списков 1-6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение.

Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

  1. Сөйләүче композиторның татар музыкасын өйрәнүе турында әйтә.
  2. Сөйләүче Александр Ключаревның гаиләсе турында әйтә.
  3. Сөйләүче танылган язучылар турында әйтә
  4. Сөйләүче Сашаның зыялы гаиләдә үсүе турында әйтә.
  5. Сөйләүче композитор язган әсәрләр турында әйтә.
  6. Сөйләүче Александр Ключаревның музыкаль белеме турында әйтә.

Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях 3-8 обведите цифру 1, 2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа. Вы услышите запись дважды.

  1. Казан университеты . ачыла.
  1. XIX гасырның ахырында
  2. XIX гасырның башында
  3. XX гасырда
  1. Майкл университетта эшләгән бик күп . белә.
  1. эшмәкәрләрне
  2. галимнәрне
  3. композиторларны
  1. Айзинә . факультетында укый
  1. география һәм геоэкология
  2. журналистика һәмсоциология
  3. татар филологиясе һәм тарихы
  1. Майкл . язучыларыннан Кол Гали, Утыз-Имәни, Каюм Насыйри, Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукайны белә.
  1. татар
  2. рус
  3. инглиз
  1. Университетның бер филиалы . шәһәрендә урнашкан.
  1. Зәй
  2. Бөгелмә
  3. Яр Чаллы

По окончании выполнения заданий 1 — 8 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1.

1 нче вариант. Мәктәп тормышы

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений 9-16 соответствуют содержанию текста (1 — текстка туры килә), какие не соответсвуют (2 – текстка туры килми).

Җәйге каникуллар сизелми дә узып китте. Иртәгә 1нче сентябрь. Бер караганда рәхәт тә, бер караганда моңсу да бу көн. Моңсу — чөнки каникуллар төгәлләнде, рәхәт — чөнки яңадан белем йортына киләбез, дуслар белән очрашабыз, укытучыларны күрәбез. Менә шундый кичерешләр белән Федя Наилләргә юнәлде. Наил яңа уку елына мин әзер дип шалтыратты. Нәрсәләр алды икән? Аларга Юра да киләм дигән иде. Бәлки килгәндер инде.

Наил Федяны подъезд төбендә үк каршы алды.

  • Сәлам, дустым!
  • Сәлам, Федя! Хәлләрең ничек?
  • Рәхмәт, яхшы. Иртәгә мәктәпкә барабыз. Безнең тантаналы линейка икенче

сменада була. Ә сезнеке кайчан?

  • Безнеке беренче сменада. Әйдә мәктәпкә барып кайтыйк. Дәресләр расписаниесен
  • Мин әлегә иртәгә мәктәпкә барырга әзер түгел. Бәлки кибеткә бергә барырбыз.

Син миңа рюкзак сайларга булышырсың. Әниләр эштән соң кайта. Уку-язу әсбаплары сатыла торган торган кибеткә дә керербез, ярыймы?

  • Әлбәттә. Әле сыйныфташларны да очратырбыз.
  • Бик күңелле булыр иде!

9 . Җәйге каникуллар тәмамланды.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

10 . Наил яңа уку елына яхшы әзерләнде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

12. Федя да мәктәпкә барырга әзер.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми.

13 . Малайлар мәктәптә дәресләр расписаниесен карарга теләделәр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

14 . Наилгә уку-язу әсбаплары кирәк.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

15 . Малайлар кибетләргә барырга уйлыйлар .

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

16. Малайлар юлда сыйныфташларын очраттылар.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

17. Прочитайте реплики. Из данных реплик составьте диалог. Прономеруйте реплики согласно логической последовательности диалога, используя цифры 1-7. Получившуюся последовательность цифр запишите в бланк ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведенными образцами.

  • Ә мин алай уйламыйм. Китап ул аз хаклы, күп файдалы нәрсә.

Репликалар тәртибе номеры

По окончании выполнения заданий 9 -17 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1.

Ответы на задания 18 — 32 запишите в бланке ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18-25 так, чтобы они грамматически и лексически соответсвовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответсвует отдельному заданию 18-25.

Яңа уку елы төрле ______ төрлечә башлана.

Китап — миңа якын дус, чөнки мин _____ күп сорауларга җавап табам.

Китап миңа якын дус,чөнки ул _______ яшәргә өйрәтә.

Яхшы уку өчен кирәкле _______ кечкенәдән тәрбияләргә кирәк.

Алсу контроль эштән бишле алды, чөнки ул _______ язды.

Мин Габдулла Тукай_______ яттан беләм.

________ сентябрьдә тантаналы линейкада Татарстанның Дәүләт гимны яңгырады.

Татарстан Дәүләт гимнын ____________ татар композиторы Рөстәм Яхин язган.

Прочитайте текст. Преобразуйте глаголы, написанные заглавными буквами в конце строк согласно указанным формам в левой части таблицы, и заполните пропуски полученными формами глаголов. Каждый пропуск соответсвует отдельному заданию 26-32.

Инглиз теленнән бишле _______ (исем фигыль) Олег өчен зур шатлык булды.

Көн саен дәрес ______ (хәл фигыль), Олег инглиз телен яхшы белә.

Ул инглиз теленнән олимпиадада ________(хәл фигыль), беренче урын алды.

Олимпиадага _______ ( үткән заман сыйфат фигыль ) укучылар арасында Олегның дусты Айдар да бар иде.

Олег та, Айдар да киләчәктә тәрҗемәче _________ (инфинитив) телиләр.

Тантаналы линейкада мәктәп директоры малайларга җиңүче дипломы ____________ (билгеле үткән заман хикәя фигыль).

Олег, шатланып, дустына: “Дипломны әниләргә _______ (теләк фигыль )”,- диде.

Для ответа на задания 33-38 используйте бланк ответов № 2. При выполнении заданий 33 — 38 обратите внимание на то, что ваши ответы будут оцениваться только по записям, сделанным на бланке № 2. Записи в черновиках при проверке экспертом не учитываются.

В заданиях 33-37 необходимо написать реплики в соответсвии с заданной речевой задачей.

33 . Сообщи Никите о том, что в понедельник на втором уроке будет контрольная работа.

34 . Узнай у Оли, куда он поступит после окончания 9 класса.

35 . Пригласи Марину к себе и предложи вместе готовить уроки.

36 . Скажи о том, что, если хорошо подготовишься, то сможешь сдать экзамены.

37 . Сообщи маме, что ты математику знаешь хорошо, а английский язык знаешь плохо.

38 . Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Сорауларга җавап биреп, дустыгызга хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

. Безнең бүген биш дәрес булды. Математика дәресендә мөстәкыйль эш эшләдек. Минем бер хатам бар иде, шуңа күрә дүртле алдым. Тарих дәресендә дә билге алдым. Укытучы апа миңа бишле куйды. Дәрестән соң бию түгәрәгенә бардым.

. Синең мәктәптәге бер көнең ничек уза? Бүген расписаниедә нинди дәресләр бар иде? Син нинди билгеләр алдың?

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений 9-16 соответствуют содержанию текста (1 — текстка туры килә), какие не соответсвуют (2 – текстка туры килми).

Нәрсә ул Туган ил? Ул — синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул — синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңелең, әбиең, бабаң. Безнең барыбыз өчен дә кадерле туган илебез — Татарстан Республикасы. Татарстан Республикасы Россия Федерациясе составына керә. Татарстан Республикасы – экономик яктан һәм кеше саны буенча Россиянең иң зур республикаларының берсе.

Ул калын урманнарга, мул сулы елгаларга, биек тауларга бай. Безнең якларның һавасы да уртача. Кышлары бик салкын, җәйләре бик эссе түгел.

Татарстан – күпмилләтле республика. Республикабызда 115 милләт вәкиле яши. 1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре” турындагы Закон нигезендә Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.

Республикабызның үз дәүләт символлары бар: Дәүләт флагы, Дәүләт гербы, Дәүләт гимны. Флагның авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов. Татарстанның флагындагы ак төс – сафлык тынычлык билгесе, яшел төс – яшәү, яшьлек билгесе, кызыл төс – кояш, яшәү танатанасы.Дәүләт гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров, музыкасын Рөстәм Яхин иҗат иткән. Дәүләт гербының авторы – Риф Фәхретдинов. Гербта ак барс сурәтләнгән.

Татарстан – экономик яктан зур үсешкә ирешкән республика. Монда машина, химия промышленносте, җиңел промышленность, азык-төлек промышленносте нык үскән. “Казан вертолёт заводы”, “С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”, “Казан Оргсинтез”, “Тасма”, “Спартак”, “Нәфис”, “Мелита” акционерлык җәмгыятьләренең продукцияләре төрле илләргә чыгарыла.

Татарстанны “кара алтын” республикасы дип атыйлар. Татарстанның иң зур байлыгы – нефть. Татарстанда чыгарылган нефтьнең күп өлеше Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләргә җибәрелә.

9. Безнең туган җиребез – Татарстан Республикасы.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

10 . Татарстанда 100 гә якын милләт вәкиле яши.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

11. Рус, татар һәм инглиз телләре – республикабызның дәүләт телләре.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

12. Флагтагы яшел төс — яшәү, яшьлек билгесе.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

13 . Татарстанда биек таулар юк.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

14 . Татарстанның экономикасы зур үсешкә ирешкән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

15. “ Мелита” акционерлык җәмгыяте үз продукцияләрен чит илләргә чыгармый.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

16. Һәр кешегә үзенең туган җире кадерле.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

17. Прочитайте реплики. Из данных реплик составьте диалог. Номера реплик запишите согласно логической последовательности диалога, используя цифры 1 — 7. Получившуюся последовательность цифр запишите в бланк ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведенными образцами.

Источник статьи: http://nsportal.ru/shkola/rabota-s-roditelyami/library/2016/12/27/dlya-podgotovki-k-oge-po-tatarskomu-yazyku-v-russkih

Материал для подготовки к ОГЭ по татарскому языку

Разработанный материал можно использовать для подготовки к ОГЭ по татарскому языку в русских подгруппах 9 классов(код предмета 23).

Просмотр содержимого документа
«Материал для подготовки к ОГЭ по татарскому языку»

Рус телендә гомуми белем биру оешмаларының рус телле теркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханын уздыру ечен контроль-үлчәү материаллары

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус телле төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН 2017 елда төп дәүләт имтиханын уздыру өчен контроль-үлчәү материалларының күрсәтмә варианты

Имтихан эшенең күрсәтмә вариантына аңлатма

2017 ел күрсәтмә варианты белән танышканда, шуны күз алдында тотарга кирәк: әлеге варианттагы биремнәр 2017 елдагы имтихан эшенең барлык эчтәлек вариантларын да чагылдырмый.

2017 ел имтиханында тикшерелергә мөмкин булган эчтәлек элементларының тулы исемлеге төп дәуләт имтиханын үткәрү өчен укучыларньң әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр һәм эчтәлек элементлары кодификаторында китерелә.

Күрсәтмә вариант имтиханда катнашучы һәркемгә һәм киң җәмәгатьчелеккә булачак имтихан эшенең төзелеше һәм биремнәр саны, шулай ук аларның катлаулылык дәрәҗәсе турында күзаллау булдыру мөмкинлеге бирүгә юнәлтелгән.

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

Имтихан эше 32 биремне үз эченә алган 5 бүлектән тора. 1 нче бүлектәге 13 бирем (1 — 13 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлектәге 7 бирем (14 — 20 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлектәге 8 бирем (21 — 28 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлектәге 29 нчы бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлтелгән. 5 нче бүлек укучыларның телдән сөйләмен тикшерүне уз эченә ала һэм 3 биремнән тора: текстны сәнгатьле итеп укуны тикшерү (30 нчы бирем), диалогик сөйләмне тикшерү (31 нче бирем), монологик сөйләмне тикшерү (32 нче бирем). Телдән сөйләмне тикшерү өчен, һәр укучыга 15 минут вакыт каралган.

Биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә. Караламадагы язулар тикшерелми!

Сез җиде кыска диалог тыңларсыз. 1-7 нче сорауларга туры килгән җавапны билгеләгез. Сез аудиоязманы ике тапкыр тыңларсыз.

| 1 | Дуслар кайчан кинотеатрга баралар?

| 2 | Һәр атна Дамир нәрсә белән шөгыльләнә?

физик күнегүләр ясау белән

| з | Театр бинасы ничәнче номерлы йортта урнашкан?

| 4 | Кемнәр газета укырга ярата?

| 5 | Узган атнада шалтыратучы нинди спектакль караган?

Ике дусның сөйләшүен тыңлагыз. 8-13 нче биремнәрдәге раслауларның текстка туры килүен (1) яки туры килмәвен (2) билгеләгез. Сез диалогны ике тапкыр тыңларсыз.

Мөнирә Камал театрына бара.

текстка туры килә 2) текстка туры килми

Мөнирә театрга дуслары белән бара.

текстка туры килә 2) текстка туры килми

10 Мөнирә театрга айга ике тапкыр бара.

1) текстка туры килә 2) текстка туры илми

Самат әти-әнисе белән театрга бара.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

Самат театрга барырга тели.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

Мөнирә театрга автобуска утырып бара.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми

14 — 16 нчы биремнәрдәге текстларны укыгыз. Куелган сорауга туры килгән җавапны билгеләгез.

Балалар һәм әти-әниләр игътибарына! Җәйге ялыгызны кунелле һәм файдалы итеп үткәрәсегез килсә, безнең ял йортына рәхим итегез. Ял йорты Идел буена урнашкан. Биредә сез теләгәнчә ял итә аласыз. Бездә бию залы, караоке залы, бассейн, спорт уеннары залы, боулинг заллары, теннис кортлары да эшли. Монда сезгә яхшы ял итү, сәламәтлегегезне ныгыту өчен, барлык мөмкинлекләр булдырылган.

Киләсе атнада безнең мәктәптә бәйрәм ярминкәсе һәм концерт үткәреләчәк. Ярминкә һәм концерт авыру балаларга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Һәр сыйныф укучыларын булдыра алганча чарада катнашырга, үзләреннән өлеш кертергә чакырабыз. Чараны әзерләү, оештыру һәм башкару планы белән танышып, тәкъдимнәрегезне кертә аласыз.

Белдерүдә сүз нәрсә турында бара?

Балалар һәм әти-әниләрне спорт белән актив шөгыльләнергә чакыру турында.

Балалар һәм әти-әниләрне ял йортынна ял итәргә килергә чакыру турында.

Балалар һәм әти-әниләрнең белдергән теләклә-

Укучыларны мәктәптә үткәреләчәк чарада катнашырга чакыру турында.

Мәктәптә үткәреләчәк чара планын төзергә чакыру турында.

Мәктәптә ярминкә һәм концерт үткәрелүе турында.

Сәлам, дустым Әнәс! Сиңа бер шатлыклы хәбәрне җиткерәсем килә. Җәйге каникуллар вакытында без гаиләбез белән Таиландка ял итәргә барачакбыз! Әтигә эшеннән ташламалы путевка тәкъдим иткәннәр. Дөрес, минем күбрәк Европа илләрендә буласым, тарихи һәйкәлләрне күрәсем килә иде. Ләкин мин барыбер чиксез шат! Барып урнашкач, мин сиңа тагын хат язармын.

Электрон хат аша Кәримнең дустына нәрсә турында әйтәсе килгән?

Таиландка ял итәргә баруы турында.

Европа илләренә ял итәргә баруы турында.

Чит илгә тарихи һәйкәлләр карарга баруы турында.

Текстны укыгыз. 17-20 нче биремнэрдэге сорауларны укыгыз Ьэм туры килгэн жавапны билгелэгез.

Оли́мпия уеннары́ — 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңнәрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе.

Олимпия уеннарының тарихы бай. Борынгы Олимпия уеннары Грециядә безнең эрага кадәр 776 нчы елдан безнең эраның 393 нче елына кадәр уздырылган. Безнең заман Олимпия уеннарының беренчесе 1896 нчы елда Афинада уздырыла. Шулай итеп Олимпия уеннары, тарихы буенча, Борынгы Олимпия уеннарына һәм Хәзерге заман Олимпия уеннарына бүленәләр.

Олимпия Хартиясе олимпия хәрәкәте өчен төп документ. Аның нигезендә Халыкара Олимпия Комитеты эшли.

Олимпия Хартиясе 5 өлештән тора.

Беренче өлеш Олимпия хәрәкәте һәм аның эшчәнлеге турында (статусы, Олимпия символикасы һ.б.).

Икенче өлеш Халыкара Олимпия Комитетына багышланган (Комитетның, Комитет президентының, әгъзәләрең, комиссияләрең статуслары, аларны сайлау тәртибе, рәсми телләр һ.б.) Халыкара Олимпия Комитетының рәсми телләре- инглиз һәм француз телләре.

Өченче өлештә халыкара спорт федерацияләренең Олимпия хәрәкәтендәге рольләре күрсәтелгән.

Дүртенче өлеш Милли Олимпия Комитетлары эшчәнлеге турында (роле, бурычлары,

Бишенче өлеш Олимпия уеннарына багышланган (уздыру урынын сайлау тәртибе, оештыручыларның җаваплыгы, уздыру тәртибе һ.б.)

Олимпия мәсләге(принцибы): Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк.

Олимпия факелын Олимпиядә махсус көзге аша кояш нурларыннан кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамланганчы яна. (Википедиядән)

Олимпия уеннары турында нәрсә мәгълум?

1) Дөньядагы иң зур спорт ярышлары.

2)Афинада уздырыла торган ярышлар..

3) Олимпиядә үткәрелә торган ярышлар.

4)Грециядә үткәрелә торган ярышлар.

18 Олимпия уеннары ничә ел саен үткәрелә?

19 Олимпия уеннарының рәсми телләре ничәү?

Олимпия факелын ничек кабызалар?

Атаклы спортчылар ярдәмендә.

Текстны укыгыз һәм 21-28 нче биремнәрдәге туры килгән сүзне билгеләгез.

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме (21). һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.

Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны (22). эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.

Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә (23). әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге (24). Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар ярышлар вакытында

тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән.

Бәйрәмнең кульминациясе – (25). . Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.

Хәзерге (26). Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.

Татарстан Республикасында Сабантуй бәйрәме июнь аенда, гадәттә 3 этапта (27). . Язгы кыр эшләре тәмамлануны башта авыл халкы бәйрәм итә, аннан Сабантуй республикабызның зур шәһәрләрендә гөрләп уза. Соңгы этап башкалабыз – Казанда, шәһәребезнең барлык административ районарында үткәрелә. Зур-зур мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярыша. Үзәк ипподромда ат чабышлары үткәрелә. Халык (28). ача.

29 Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Сорауларына җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

Дәресләрдән соң сыйныфыбыз белән хоккей матчына бардык. Без “Бөркет” һәм “Яшьтәш” командалары арасындагы уенны карадык. Барыбыз да “Бөркет” уенчылары өчен җан аттык, чөнки алар арасында безнең мәктәп укучылары да бар иде.

Син спорт ярышлары карарга яратасыңмы? Син нинди спорт төрләре белән аеруча кызыксынасың? Сиңа ни өчен бу спорт төре ошый?

21 1) салкын 2) борынгы 3) серле 4) шатлыклы

22 1) кыр 2) кеше 3) йорт 4) болын

23 1)аш-су 2) сөлге 3) бодай 4) бүләк

24 1)йөгергән 2) эшләгән 3) барган 4) җыйган

25 1) илдә 2) мәйдан 3) көрәш 4) бүләк

26 1)урманда 2) вакытта 3) аланда 4)иртәдә

27 1)тәмамлана 2) башлана 3) җыела 4) үткәрелә

28 1)күңел 2) тәрәзә 3)ишек 4) капка

30 Текстны сәнгатьле итеп укыгыз. Әзерләнү өчен, сезгә 2 минут бирелә. Текстны уку вакыты — 2 минут.

1948 нче елда халыкара конференциядә Халыкара табигатьне саклау оешмасы (МСОП) төзелә. Аларның төп максатлары – бетеп баручы үсемлекләрне һәм хайваннарны барлау. Иң беренче дөньякүләм югалып баручы хайваннарны һәм үсемлекләрне язып алу 1948 нче елда башлана. Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла.

“Кызыл китап”дигән исемне Англия зоологы Питер Скотт бирә. Аның тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. Кызыл китап 1963 нче елда дөнья күрә. 1966 нчы елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый.

Татарстанның Кызыл китабы 1995 нче елда төзелә. Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә юкка чыгып баручы үсемлекләр, хайваннар һәм бөҗәкләр теркәлгән һәм аларны саклап калу юллары күрсәтелгән.

31 Сез үзегезнең мәктәбегез укучысы буларак интервью бирәсез.

Сорауларны игътибар белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез.

Һәр сорауга җаваи бирү өчен, 40 секунд вакыт бирелә.

Сез бу мәктәптә ничәнче сыйныфтан бирле укыйсыз?

Беренче укытучыгызның исеме ничек?

Сыйныфыгызда ничә укучы укый?

Сыйныфташларыгыз арасында дусларыгыз күпме?

Сыйныфташларыгызга нинди теләкләр теләр идегез?

32 Казан шәһәре турында сөйләгез. Әзерләну өчен, 2 минут бирелә. Текстны сөйләү өчен, 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгьлүматлар да булсын:

Аның ничә еллык тарихы бар?

Шәһәрнең тарихи урыннарын беләсеңме?

Казанда нинди зур театрлар бар?

Тьңлап аңлау биремнәре өчен текстлар

Инструктор. Сез җиде кыска диалог тыңларсыз. 1-7 нче сорауларга туры килгән җавапны үрнәктәгечә билгеләгез.

Сез аудиоязманы ике тапкыр тыңларсыз.

Инструктор. Бер. Дуслар кинотеатрга кайчан барырга булганнар?

Дамир: Исәнме, Лилия! Әйдә бүген дәресләрдән соң кинога барабыз?

Лилия: Исәнме, Дамир! Рәхмәт, ләкин мин бүген бара алмыйм. Минем дәресләргә әзерләнәсем дә, бүгенгә планлаштырылган эшләрем дә бар.

Дамир: Ә иртәгә бара аласыңмы?

Лилия: Кызганыч, иртәгә дә бара алмыйм. Берсекөнгә генә бара алам.

Дамир: Алай булгач, сөйләштек.

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

Инструктор. Ике. Һәр иртә Дамир нәрсә белән шөгыльләнә?

Лилия: Сәлам, Дамир! Син иртән көн саен йөгерәсеңме?

Дамир: Сәлам, Лилия! Әйе, сәламәтлекне ныгытам: йөгерәм, төрле физик күнегүләр ясыйм.

Лилия: Димәк, син спорт кешесе?

Дамир: Мин спорт белән дус. Һәр иртә йөгерәм, һәр атна футбол уйныйм.

Лилия: Син булдырасың икән, Дамир!

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

Инструктор. Өч. Театр бинасы ничәнче номерлы йортта урнашкан?

Дамир: Без киләсе атнада сыйныфташларыбыз белән Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына барачакбыз.

Лилия: Ә ул Казанның кайсы урамында урнашкан?

Дамир: “Әкият” театрыннан ерак түгел, Петербург урамы, 57 нче номерлы йортта урнашкан.

Лилия: Сез театрга нинди транспортта барачаксыз?

Дамир: Театрга кадәр автобуска утырып та, метрода да барып була. Безнең тукталыштан 37 нче, 47 нче номерлы автобуслар йөри.

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

Инструктор. Дүрт. Кемнәр газета укырга ярата?

Алсу: Хәерле кич! Әнәс, син миннән укырга алып торган газеталарны бүген кертәм, дигән идең. Син онытмадыңмы? Дәү әнием татарча газеталарны кат-кат укырга ярата.

Әнәс: Гафу ит, Алсу, сүземдә тормадым. Үзем дә, дәү әниең кебек, газеталарны берничә тапкыр укыйм. Анда кызыклы гына мәкаләләр бастырылган. Берничә минуттан кертеп бирермен, Алсу. Ә Фатыйма әбигә без алган татарча газеталарны да алып керимме?

Алсу: Бик әйбәт булыр иде, Әнәс. Ярый, көтәбез сине.

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

Инструктор. Биш. Узган атнада шалтыратучы нинди спектакль караган?

Шалтыратучы: Исәнмесез, хәзер театрда балалар спектакльләр бара? Әйтә алмассызмы?

Алсу: Исәнмесез. Шалтыратуыгыз өчен зур рәхмәт! Бу атнада “Гөргери кияүләре ” , Йосыф һәм Зөләйха”, “Хафалы биюләр” тамашалары була. Сез кайсы тамашаны карарга телисез?

Шалтыратучы: Мин театрга еш йөрим. Инде барысын да карадым..

Алсу: “Хафалы биюләр” тамашасы яңалардан. Бәлки, шуны сайларсыз?

Шалтыратучы: Рәхмәт. Мин аны үткән атнада карадым. “Йосыф һәм Зөләйха”ны сайлармын. Ә билетлар сатуда бармы?

Алсу: Билетлар әлегә бар. Театр кассаларыннан ала аласыз.

Шалтыратучы: Яхшы, рәхмәт. Сау булыгыз.

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

Инструктор. Алты. Азатның нәрсәсе авырый?

Азат: Исәнмесез! Бу ветеринария клиникасымы?

Айсылу: Әйе. Сез нинди сорау буенча шалтыратасыз? Нинди ярдәм кирәк?

Азат: Безнең фатирда йорт хайваннары һәм кошлар яши: эт, песи, тутый кош, кенәри. Бүген иртән песиебез үзен бик сүлпән тота. Ул ашамый да, уйнарга да теләге юк. Сезне өйгә авыру янына чакыру мөмкинме?

Айсылу: Әйе, һичшиксез, мөмкин. Адресыгызны әйтегез.

Азат: Баруди урамы, 18 нче йорт, 5 нче фатир.

Айсылу: 1 сәгатьтән сездә булырбыз, көтегез.

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

Инструктор. Җиде. Әнәс кая бара?

Алсу: Әйе, рәхим итегез. Тыңлыйм Сезне.

Әнәс: Мәскәү-Красноярск поезды кайсы юлда туктый икән?

Алсу: Сез Красноярскига барасызмы? Ул составның юлын поезд килеп җиткәндә хәбәр итәләр.

Әнәс: Юк, Әгерҗегә кунакка кайтам. Аның Казаннан кузгалу вакыты минем өчен уңайлы.

Алсу: Минемчә, Ижауга баручы поезд белән бару сезгә уңайлырак булыр иде.

Әнәс: Киңәшегез өчен рәхмәт, ләкин мин билет алдым инде.

Алсу: Яхшы, белдерүләрне тыңлагыз, уңышлы юллар сезгә.

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

Инструктор. Сез ике дусның сөйләшүен тыңларсыз. 8-13 нче биремнәрдәге раслауларның текстка туры килүен яки туры килмәвен билгеләгез. Сез диалогны ике тапкыр тыңларсыз.

Инструктор. Хәзер сез диалог тыңларсыз.

Самат: Син бүген бик матур, Мөнирә! Болай матур киенеп, кая киттең? Кунакка баруыңмы?

Мөнирә: Яхшы сүзләрең өчен рәхмәт, Самат. Мин кунакка бармыйм, минем театрга баруым, Самат. Ә син кая барасың кичкә таба?

Самат: Дуслар белән паркта очрашырга сөйләшкән идек, шунда таба юл тотам. Ә син кайсы театрга, кем белән барасың? Үзең генәме?

Мөнирә: Камал театрына, әти-әнием белән. Алар көндез эштә, эштән соң театрга киләчәкләр. Шунда очрашабыз.Без аена 2 тапкыр театрга йөрибез. Ә сезнең гаилә театр яратамы?

Самат: Мөнирә, мин һәм әтием- спорт яратучы кешеләр, шуңа күрә без спорт ярышларына йөрибез.

Мөнирә: Алай икән. Минем әти дә спорт ярышларын карарга йөри, ләкин әни белән мине театрларга да алып бара. Теләсәң, икенче барганда, сине дә чакыра алабыз.

Самат: Сез театр кешеләре, димәк. Яхшы, күңелле кичләр сезгә, Мөнирә. Яхшы ял итеп кайтыгыз. Чакырсагыз, мин дә сезнең белән театрга барырмын. Минем татар тамашаларын карыйсым килә, бигрәк тә Камал театры артистлары уйнаган тамашаны.

Мөнирә: Рәхмәт, сиңа да күңелле кичләр. Мин әти-әнигә әйтермен, икенче барганда, сине дә чакырырбыз, Самат.

Самат: Мин һичшиксез сезнең белән барачакмын, Мөнирә.

Мөнирә: Самат, әнә үзәккә баручы автобус килә, мин шул автобуска утырам. Сау бул!

Самат: Яхшы, Мөнирә, сау бул! Мин театрга чакыруыңны көтәм!

Инструктор. Диалогны икенче тапкыр тыңлагыз.

[язма икенче тапкыр яңгырый]

Инструктор. Җавапларны махсус бланкка күчерү өчен, 6 минут вакытыгыз бар.

Источник статьи: http://multiurok.ru/files/matierial-dlia-podghotovki-k-oge-po-tatarskomu-iaz.html


0 0 голоса
Article Rating
Подписаться
Уведомить о
guest

0 Комментарий
Старые
Новые Популярные
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии