Антоним сыйфатлар.3 нче сыйныф татар төркеме.
план-конспект урока на тему
Сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга төп төшенчә бирү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру. Сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен урынлы куллана белергә күнектерү. Мәкальләр,табышмаклар аша укучыларда татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт тудыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
antonim_syyfatlar_zaripova_z.m.rar | 157.29 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес темасы: Антоним сыйфатлар.
Максат: 1) дидактик: сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга
төп төшенчә бирү;
2) үстереш: укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә
шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру;
Сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен
урынлы куллана белергә күнектерү.
3) тәрбияви: мәкальләр,табышмаклар аша укучыларда татар халык авыз иҗатын
өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату
Дәреснең методы: өлешчә танып белү
Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, күнегү, тест, Сингапур методикасының структуралары.
Кулланылган структуралар : Релли Робин, Куиз-куиз-трейд, Континиус Раунд Робин, Сингл Раунд Робин,
Җиһаз: ноутбук белән экран, карточкалар, презентация.
“Берәү башка телне өйрәнмәк булса,
иң элек үз теленең грамматикасын яхшы белсен”
Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар, хәлләрегез ничек?
- Яхшы.
- Тагын ничек әйтергә була?
- Әйбәт.
Сыйныфны эшкә әзерләү.
Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.
Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.
1) -Укучылар, сез җавапларыгызда нинди сүзләр кулландыгыз?
— сыйфатлар нәрсәне ачыклап килә?( исемне) (предметны)
-сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерә?
( төсне, тәмне,күләм –форма, характерны, табиггать күренешен, физик хәлне)
— сыйфат ачыклаган исемне нәрсә дибез?( сыйфатланмыш)
— безнең җавабыбыздагы сыйфатлар нинди мәгънәле ? (бертөрле)
— нинди сыйфатлар дидек?
Нәрсә соң ул синонимнар?
-Синоним дип бертөрле мәгънәле сүзләргә әйтәләр. Мәсәлән: матур-гүзәл,чибәр.
2) — Балалар, сезгә өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?
( акыллы сүзенең охшаш мәгънәләрен табып язарга һәм шул сыйфатларны кертеп җөмлә төзергә иде)
Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.
2) Релли Робин (ике укучы чиратлашып җавап бирәләр) структурасы белән тикшерү
III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
3)Укытучы : Балалар, шулай итеп без уебызны, фикеребезне анык, төгәл чагылдырырга ярдәм итүче һәм сөйләмебезне образлы итүче синоним сыйфатлар белән танышкан идек. Бүген дә татар әдәби теленең гаять бай сүзлек хәзинәсен өйрәнүебезне дәвам итәбез. Башта экранда бирелгән мәкальләрне укып үтик.
1 нче слайд ачыла.(Мәкальләр укыла, мәгънәләре, ачыклана.)
1) Яхшы сүз- җанга дару,
Яман сүз-тәнгә яра. 2.Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы. 3. Юмарт кулга байлык күбрәк керә. Саран кеше ишеген кунак какмас. 4. Батыр кеше үлсә дә, исеме үлмәс.
Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка
Укытучы:Укучылар, ничек уйлыйсыз,биредә яхшы-яман, ачы – татлы , юмарт- саран, батыр — куркак сүзләре нинди мәгънәгә ия? Нинди сорауга җавап бирәләр? ( Бу сүзләр капма – каршы мәгънәгә ия.)
Укучылардан нәтиҗә ясату.
Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала. ( Антоним грек сүзе, каршы мәгънәсендә). Дәрес максатын ачыклау. Димәк, укучылар, без бүген нинди тема өйрәнәбез.
III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
4 ) Укытучы: Антонимнар кулланылган тагын нинди мәкаль һәм табышмаклар әйтә аласыз? (Җаваплар тыңланыла)
Укытучы: Укучылар, шулай итеп антонимнар нинди әсәрләрдә киң кулланыла? ( Җавап алына)
Б) Нинди антоним сыйфатлар әйтә аласыз?
5) 2 нче слайд.Җөмләләр төзергә:
Зур – кечкенә, авыр – җиңел, эшчән – ялкау.
6)(3 нче слайд) Сыйфатларда мәкаль һәм табышмаклар күп кулланыла дидек, мин укыйм, ә сез нинди сыйфатлар табарсыз.
а)Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)
б )Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)
в )Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)
г )Теле озынның акылы кыска.(м)
д) Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)
7) (4 нче слайд) Дәреслек белән эш: № 245, нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, табышмакларны күчереп яз, антоним сыйфатларны билгелә.
8) (5 нче слайд. ) “Ахырын тап” уены. Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.
Кышын көн кыска, ә төн . . (озын)
Җәен көн аяз, ә көзен . . (болытлы)
Күп укыган бала белемле, ә аз укыган . .(белемсез)
Китап калын, ә дәфтәр . . (юка)
Алма баллы, ә лимон . . (ачы)
Кар йомшак, ә боз . . (каты)
Шикәр ак, ә күмер . .(кара)
9) 6 нчы слайд. Татарчага тәрҗемә ит.
№ 247,113 нче бит, дәреслек.
Сыйфатларны тап, рус телендә сыйфатларга кушымчалар ничек ялганган?Аңлат,нәтиҗә яса.
(рус телендә сыйфатларга кушымчалар сыйфатланмышка,аның нинди родта килүенә карап ялгана)
10) 7нче слайд. Тиешле кушымчалар куеп укы.
Маленьк. проворн. белка. Кечкенә җитез тиен
Зл… сер…волк. Усал соры бүре.
Летн. тёпл. день. Җәйге җылы көн.
Интересн. нов. книги. Кызыклы яңа китаплар.
Укытучы: а) татарча сүзтезмәләрдә сыйфатлар кушымча белән кулланылганмы?
б) Русча сүзтезмәләрдә сыйфат кушымчалары нәрсәгә бәйле?
11) Тест (биремле карточкалар)
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
ә) эшне, хәрәкәтне
б) предметның билгесен
2 . Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
3. Сыйфат белән ачыкланган исем нәрсә дип атала?
а) сыйфатланмыш;
ә) саналмыш;
б) аныкланмыш.
4. Предметның төсен, күләмен, тәмен белдергән сүзләр кайсы сүз төркеме була?
а) сыйфат
5. Биек сүзенең антонимы:
12) Ә хәзер сыйфат моделен ясыйк. ( 8 нче слайд)
Укучылар билгеле вакыт эчендә дәфтәрдә (кәгазьләрдә) тема буенча белгән антоним сыйфатларны язалар, сигнал буенча 1 нче укучы иптәшен ( “партнер по плечу”) тикшерә башлый. Сигнал буенча 2 нче укучы иптәшен тикшерә.
5 ) Континиус Раунд Робин (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә бер-берегезгә чират буенча җөмләләрне уку, булмаганын язу.
6 ) Релли Робин (ике укучы чиратлашып җавап бирәләр) структурасы белән тикшерү
Сингл Раунд Робин
алымы һәр укучы 1 мәртәбә җавап бирә)
Континиус Раунд Робин (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәмендә тикшерү.
Источник статьи: http://nsportal.ru/shkola/rodnoy-yazyk-i-literatura/library/2015/03/25/antonim-syyfatlar-3-nche-syynyf-tatar-torkeme
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: Антонимнар.
Международные дистанционные “ШКОЛЬНЫЕ ИНФОКОНКУРСЫ”
для дошкольников и учеников 1–11 классов
Оргвзнос: от 15 руб.
Идет приём заявок
5 нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.
фәнни максат: телебездә антонимнарны аера белергә өйрәтү ;
коммуникатив максат: антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуын аңлату;
тәрбияви максат: мәкаль-әйтемнәр нигезендә туган телгә хөрмәт тәрбияләү.
1) капма-каршы мәгънәдәге сүзләрнең кайчан антоним булу-булмавын ачыклау;
2) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;
3) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.
1) дидактик: фәннилек, тормыш белән бәйләнеш;
2) лингвистик: функциональ;
3) методик: коммуникатив.
IV. Укыту ысуллары: аңлату – күрсәтү, өлешчә эзләнү.
V. Укыту алымнары: дәреслек белән эш, карточкалар белән эш, фронталь әңгәмә, тест
VI. Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презента ц ия, дәреслек, карточкалар, дәфтәрләр.
Укытучы: Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, — диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Яңа көн тынычлык алып килсен!
Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!
Әти — әниебезгә ягымлы булыйк!
Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
I I. Актуальләштерү этабы.
Өй эшен тикшерү.
Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле өй эшләрен тикшереп алыйк. (Дәреслектәге 470 нче күнегү. Синонимнар кулланып язылган кечкенә хикәяләр тыңланыла.)
Индивидуал ь карточкалар белән эшләү.
Укытучы: Укучылар, сезнең карточкаларыгызда сүзләр бирелгән. Шул сүзләр арасыннан үзара синоним булган сүзләрне генә сайлар алып язырга кирәк.
Матур , карт, чибәр , ям ь сез, зур, гүзәл .
Бару , утыру, кайту, атлау , йоклау, хәрәкәт итү.
Зур , кечкенә, олы , яшел, киң, дәү .
Аска , кырыйга, түбәнгә , өскә,еракка, төпкә .
Арзан , кыйммәт, җиңел, очсыз , авыр, түбән бәяле .
Зал , урам, түр як , аш бүлмәсе, олы як , өй
Куркак, кыю , ямьсез, гайрәтле , тырыш, батыр .
Шифалы , дәвалы , шифаханә, дару, файдалы , кызыклы.
Талант , булдыксыз, сәләт , җитез, осталык , ялкау.
Гомер итү, яшәү , уйнау, гомер, көн күрү , уен.
Укытучы: Балалар, җавапларыгызны экранга карап тикшерегез. (1 нче слайд) Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр битенә -“5”ле, кемнең бер хата –“4”, ике хата җибәргән укучы – “3”ле билгесе куя.
III. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы: 1) Укучылар, игътибарыбызны экраннарга юнәлттек. Мондагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирелгән мәкальләрнең икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куеп, мәкальләрне тулыландырыгыз. (2 нче слайд)
Яхшы сүз көн кебек, . сүз . кебек
Батыр бер үләр, . мең үләр.
Дошман боерса – барма, . боерса – калма.
Тырышлык – зур бәхет, . – хурлык.
Җавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез. (3 нче слайд)
Укытучы: Нинди сүзләргә карап, төшеп калган сүзләрне билгеләдегез?
Укучылар: Яхшы – яман, көн – төн, батыр – куркак, дошман – дус, аз – күп, сөйдергән — биздергән, тырышлык – ялкулык.
Укытучы: Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?
Укучылар: Бу капма-каршы мәгънәле сүзләр.
Укытучы: Әйе, бик дөрес. Болар мәгънәләре капма-каршы булган сүзләр. Мондый сүзләр ничек аталалар?
Укучылар: Мондый сүзләр нтонимнарнар дип атала.
Укытучы: Димәк, без бүген дәрестә нинди тема үтәчәкбез?
Укучылар: Без бүген антонимнарны өйрәнәбез. (4 нче слайд)
Укытучы: Яхшы, балалар.
Укытучы: Уку мәсьәләсен бер хатасыз куйган укучы – “5”ле, бераз ялгышкан – “4”ле, күбесен күчереп кенә язган укучы үзенә ”3”ле билгесе куя.
Дәреснең темасын тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.
IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
а) Карточкалар буенча төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.
Укытучы: Ә хәзер бирелгән табышмакларны укыгыз. Җавапларын әйтегез. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне табыгыз, парлап язып ялыгыз.
Укытучы: Син туктасаң – туктый,
Син барсаң – бара,
Ул нәрсә?- Уйлап кара.
Укытучы: Диңгезе бар – балыгы юк,
Каласы бар – халкы юк,
Урманы бар – агачы юк.
Укытучы: Чыны бар, ялганы,
Агы бар, вагы бар,
Авызда тагы бар.
Укытучы: Иелә, бөгелә,
Ак мамыгы түгелә,
Кара күзе күренә.
Укытучы: Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч?
Укытучы: Күнегүне тикшерү өчен беренче төркемгә сүз бирәбез.
Укучылар: Туктый – бара, бар – юк, чыны –ялганы, яхшысы – яманы, ак – кара, җәй – кыш.
Укытучы: Слайд буенча җавапның дөреслеген тикшерәбез. ( 5 нче слайд)
Без җавапка нинди сүзләрне яздык?
Укучылар: Без а нтонимнарны яздык.
Укытучы: Укучылар, күргәнегезчә, антоним сүзләр мәкаль-әйтемнәрдә, табышмакларда күп очрады. Димәк, капма-каршы мәгънәле сүзләр халык авыз иҗатында аеруча күп кулланыла икән. Без дә үзебезнең сөйләмебезне җанландырыйк, сүзлек байлыгыбызны арттырыйк.
Укытучы: Ә хәзер бераз ял итеп алабыз.
Без әле бераз ардык
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга.
Уңга, сулга борабыз
Аннан карап торабыз,
Иң өсләрен сикертәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Менә ничек ял иттек,
Укытучы: Дәресне дәвам итик. Укучылар, сүзләр кайчан антоним була ала? ( Җаваплар тыңланыла.) Бу сорауга төгәлрәк җавап бирү өчен дәфтәрләрдә язылган антоним парларның кайсы сүз төркеменә караганын билгелик. Укучылар: Мәсәлән, туктый- фигыль, бара- фигыль. Әгәр дә сүзләрнең икесе дә бер үк сүз төркеменнән булса, алар антоним була ала.
Укытучы: Ә нинди сүз төркемнәре антоним була ала?
Укучылар: Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль сүз төркемнәренә кергән сүзләр антоним була ала.
б) Сорауларга нигезләнеп модель төзү .
Укытучы: Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез.
Укытучы: Модельнең шапкасы?
Укытучы: Алар нинди мәгънәдәге сүзләр?
Укучылар: Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр.
Укытучы: Нинди сүзләр антоним була ала?
Укучылар: Бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.
Укытучы: Нинди сүз төркемнәренең антонимнары күп?
Укучылар: Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль. (6 нчы слайд)
Капма-каршы Бер сүз төркеменә Исем, сыйфат,
мәгънәле сүзләр кергән сүзләр рәвеш, фигыль
Минем барлык сорауларыма да дөрес җавап биргән һәм язып өлгергән укучы үзенә – “5”ле, кем бераз ялгышкан һәм язып өлгермәгән – “4”, бер сорауга гына дөрес җавап биргән һәм күчергән укучы үзенә “3”ле билгесе куя.
Укытучы: Ә хәзер, укучылар модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. (Төркемнәрдә эшләү) Төркемнәр әзерме? Сүзне икенче төркемгә бирәбез.
Укучылар: Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала. Бер үк сүз төркеменә кергән сүзләр генә антоним була ала. Сүз төркемнәре арасында исем, сыйфат, рәвеш, фигыльләрнең антонимнары күп.
Укытучы: Дәреслекнең 139 нчы битендәге билгеләмә белән чагыштырабыз.
— Ә хәзер билгеләмәне эчтән әйтеп карагыз. Бер – берегезгә дә сөйләп карагыз.
Әгәр дә билгеләмәне модельгә карамыйча әйтә аласыз икән, үзегезгә “5”ле куя аласыз, бер тапкыр гына модельгә карап алсагыз – “4”ле, модельгә генә карап билгеләмәне әйтә алсагыз – “3”.
а) 472 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү.
Укытучы: Әмир, биремне укып чык әле.
Укучылар: Бирелгән фигыль, сыйфат һәм рәвешләрнең антонимнарын уйлап языгыз.
Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.
Укытучы: Сүзне өченче төркемгә бирәбез.
Укучылар: Ач – тук, аер – куш, мен – төш, яшер – яшермә, уян – йокла, бас – утыр, тар — киң, караңгы – якты, иртәнге – кичке. ( 7 нче слайд )
Укытучы: Җавапны дүртенче төркем дәвам итә.
Укучылар: Биек – тәбәнәк, яңа – иске, әдәпле – әдәпсез, кичә – бүген, былтыр – быел, кышын – җәен, анда – монда, күп – аз, юри – махсус. ( 8 нче слайд )
Барлык сүзләрнең дә антонимнарын дөрес тапсагыз – “5”ле, бер хата җибәргән булсагыз – “4”ле, ике хата җибәрсәгез “3”
б) Экрандагы сүзләр белән эшләү .
Укытучы: Укучылар, экранда бирелгән сүзтезмәләрне укыгыз. Алар турында нәрсә әйтеп була?
Бай хәерче, акыллы юләр, юаш усал, надан галим, сакаллы сабый.( 9 нчы слайд)
Укучылар: Сүзтезмәдәге сүзләр капма-каршы мәгънәдә.
Укытучы: Әдипләр, язучылар, тел осталары, логик яктан үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнарны файдаланып, махсус сурәтләү чаралары тудыралар. Аларны сөйләмне җанландыру өчен кулланалар.
Ә хәзер шул сүзтезмәләр белән 3 җөмлә төзеп языгыз.
Укытучы: Укучылар, әйдәгез үзегезнең җөмләләрегезне укып чыгыгыз. (Җөмләләр тыңланыла.)
Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.
1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?
а) мәгънәдәш сүзләргә;
б) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә;
в) охшаш сүзләргә.
2. Нинди сүзләр антоним була ала?
а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр;
б) язылышлары бер төрле булган сүзләр;
в) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.
3. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?
б) фигыл ь , рәвеш;
4. Җылы сүзенең антонимын табыгыз
— Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз. (10 нчы слайд) Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.
Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз. Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)
Укытучы: Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсә өйрәндек?
Укучылар: Без бүген дәрестә антонимнарны өйрәндек.
Укытучы: Нинди сүзләр антоним дип атала?
Укучылар: Капма – каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала.
Укытучы: Молодцы, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз. Өй эшен үзегез сайлап алыгыз.
VIII. Өй эше бирү.
1. Мәҗбүри эш: 473 нче күнегү.
2. Ярым – иҗади эш: 476 нчы күнегү . Н.Исәнбәтнең “Татар халык табышмаклары” китабыннан антонимнар кергән 4-5 табышмак сайлап язарга.
3. Иҗади эш: 477нче күнегү (антонимнар кертеп, шаян табышмаклар уйлап язарга).
Выберите книгу со скидкой:
ОГЭ. География. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ
350 руб. 242.00 руб.
Математика. Новый полный справочник школьника для подготовки к ЕГЭ
350 руб. 222.00 руб.
Дошкольная педагогика с основами методик воспитания и обучения. Учебник для вузов. Стандарт третьего поколения. 2-е изд.
350 руб. 963.00 руб.
Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.
350 руб. 169.00 руб.
Начинаю считать: для детей 4-5 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.
350 руб. 169.00 руб.
Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 2, 2-е изд., испр. и перераб.
350 руб. 169.00 руб.
Пишу буквы: для детей 5-6 лет. Ч. 2. 2-е изд, испр. и перераб.
350 руб. 169.00 руб.
Русско-английский словарик в картинках для начальной школы
350 руб. 163.00 руб.
ОГЭ. Литература. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ
350 руб. 205.00 руб.
ЕГЭ. Английский язык. Новый полный справочник для подготовки к ЕГЭ
350 руб. 171.00 руб.
Рисуем по клеточкам и точкам
350 руб. 248.00 руб.
ЕГЭ. Информатика. Новый полный справочник для подготовки к ЕГЭ
350 руб. 163.00 руб.
БОЛЕЕ 58 000 КНИГ И ШИРОКИЙ ВЫБОР КАНЦТОВАРОВ! ИНФОЛАВКА
Инфолавка — книжный магазин для педагогов и родителей от проекта «Инфоурок»
VI Международный дистанционный конкурс «Старт»
Идет приём заявок
- 16 предметов
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Наградные и подарки
Номер материала: ДВ-411625
Добавляйте авторские материалы и получите призы от Инфоурок
Еженедельный призовой фонд 100 000 Р
Не нашли то что искали?
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако редакция сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.
Источник статьи: http://infourok.ru/tatar-telennn-dres-eshkrtmse-tema-antonimnar-838052.html