Меню Рубрики

Антоним сузлэр табып яз

Антоним сыйфатлар.3 нче сыйныф татар төркеме.
план-конспект урока на тему

Сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга төп төшенчә бирү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру. Сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен урынлы куллана белергә күнектерү. Мәкальләр,табышмаклар аша укучыларда татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт тудыру.

Скачать:

Вложение Размер
antonim_syyfatlar_zaripova_z.m.rar 157.29 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Антоним сыйфатлар.

Максат: 1) дидактик: сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга

төп төшенчә бирү;

2) үстереш: укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә

шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру;

Сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен

урынлы куллана белергә күнектерү.
3) тәрбияви: мәкальләр,табышмаклар аша укучыларда татар халык авыз иҗатын

өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату
Дәреснең методы: өлешчә танып белү
Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, күнегү, тест, Сингапур методикасының структуралары.

Кулланылган структуралар : Релли Робин, Куиз-куиз-трейд, Континиус Раунд Робин, Сингл Раунд Робин,

Җиһаз: ноутбук белән экран, карточкалар, презентация.

“Берәү башка телне өйрәнмәк булса,

иң элек үз теленең грамматикасын яхшы белсен”

Уңай психологик халәт тудыру.

  • Хәерле көн, укучылар, хәлләрегез ничек?
  • Яхшы.
  • Тагын ничек әйтергә була?
  • Әйбәт.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

1) -Укучылар, сез җавапларыгызда нинди сүзләр кулландыгыз?

— сыйфатлар нәрсәне ачыклап килә?( исемне) (предметны)

-сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерә?

( төсне, тәмне,күләм –форма, характерны, табиггать күренешен, физик хәлне)

— сыйфат ачыклаган исемне нәрсә дибез?( сыйфатланмыш)

— безнең җавабыбыздагы сыйфатлар нинди мәгънәле ? (бертөрле)

— нинди сыйфатлар дидек?

Нәрсә соң ул синонимнар?

-Синоним дип бертөрле мәгънәле сүзләргә әйтәләр. Мәсәлән: матур-гүзәл,чибәр.

2) — Балалар, сезгә өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?

( акыллы сүзенең охшаш мәгънәләрен табып язарга һәм шул сыйфатларны кертеп җөмлә төзергә иде)

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

2) Релли Робин (ике укучы чиратлашып җавап бирәләр) структурасы белән тикшерү

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

3)Укытучы : Балалар, шулай итеп без уебызны, фикеребезне анык, төгәл чагылдырырга ярдәм итүче һәм сөйләмебезне образлы итүче синоним сыйфатлар белән танышкан идек. Бүген дә татар әдәби теленең гаять бай сүзлек хәзинәсен өйрәнүебезне дәвам итәбез. Башта экранда бирелгән мәкальләрне укып үтик.

1 нче слайд ачыла.(Мәкальләр укыла, мәгънәләре, ачыклана.)

1) Яхшы сүз- җанга дару,

Яман сүз-тәнгә яра. 2.Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы. 3. Юмарт кулга байлык күбрәк керә. Саран кеше ишеген кунак какмас. 4. Батыр кеше үлсә дә, исеме үлмәс.

Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка

Укытучы:Укучылар, ничек уйлыйсыз,биредә яхшы-яман, ачы – татлы , юмарт- саран, батыр — куркак сүзләре нинди мәгънәгә ия? Нинди сорауга җавап бирәләр? ( Бу сүзләр капма – каршы мәгънәгә ия.)

Укучылардан нәтиҗә ясату.

Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала. ( Антоним грек сүзе, каршы мәгънәсендә). Дәрес максатын ачыклау. Димәк, укучылар, без бүген нинди тема өйрәнәбез.

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

4 ) Укытучы: Антонимнар кулланылган тагын нинди мәкаль һәм табышмаклар әйтә аласыз? (Җаваплар тыңланыла)

Укытучы: Укучылар, шулай итеп антонимнар нинди әсәрләрдә киң кулланыла? ( Җавап алына)

Б) Нинди антоним сыйфатлар әйтә аласыз?

5) 2 нче слайд.Җөмләләр төзергә:

Зур – кечкенә, авыр – җиңел, эшчән – ялкау.

6)(3 нче слайд) Сыйфатларда мәкаль һәм табышмаклар күп кулланыла дидек, мин укыйм, ә сез нинди сыйфатлар табарсыз.

а)Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

б )Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

в )Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

г )Теле озынның акылы кыска.(м)

д) Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

7) (4 нче слайд) Дәреслек белән эш: № 245, нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, табышмакларны күчереп яз, антоним сыйфатларны билгелә.

8) (5 нче слайд. ) “Ахырын тап” уены. Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн . . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен . . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган . .(белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр . . (юка)

Алма баллы, ә лимон . . (ачы)

Кар йомшак, ә боз . . (каты)

Шикәр ак, ә күмер . .(кара)

9) 6 нчы слайд. Татарчага тәрҗемә ит.

№ 247,113 нче бит, дәреслек.

Сыйфатларны тап, рус телендә сыйфатларга кушымчалар ничек ялганган?Аңлат,нәтиҗә яса.

(рус телендә сыйфатларга кушымчалар сыйфатланмышка,аның нинди родта килүенә карап ялгана)

10) 7нче слайд. Тиешле кушымчалар куеп укы.

Маленьк. проворн. белка. Кечкенә җитез тиен

Зл… сер…волк. Усал соры бүре.

Летн. тёпл. день. Җәйге җылы көн.

Интересн. нов. книги. Кызыклы яңа китаплар.

Укытучы: а) татарча сүзтезмәләрдә сыйфатлар кушымча белән кулланылганмы?

б) Русча сүзтезмәләрдә сыйфат кушымчалары нәрсәгә бәйле?

11) Тест (биремле карточкалар)

1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

ә) эшне, хәрәкәтне

б) предметның билгесен

2 . Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

3. Сыйфат белән ачыкланган исем нәрсә дип атала?
а) сыйфатланмыш;
ә) саналмыш;
б) аныкланмыш.
4. Предметның төсен, күләмен, тәмен белдергән сүзләр кайсы сүз төркеме була?
а) сыйфат

5. Биек сүзенең антонимы:

12) Ә хәзер сыйфат моделен ясыйк. ( 8 нче слайд)

Укучылар билгеле вакыт эчендә дәфтәрдә (кәгазьләрдә) тема буенча белгән антоним сыйфатларны язалар, сигнал буенча 1 нче укучы иптәшен ( “партнер по плечу”) тикшерә башлый. Сигнал буенча 2 нче укучы иптәшен тикшерә.

5 ) Континиус Раунд Робин (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә бер-берегезгә чират буенча җөмләләрне уку, булмаганын язу.

6 ) Релли Робин (ике укучы чиратлашып җавап бирәләр) структурасы белән тикшерү

Сингл Раунд Робин

алымы һәр укучы 1 мәртәбә җавап бирә)

Континиус Раунд Робин (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәмендә тикшерү.

Источник статьи: http://nsportal.ru/shkola/rodnoy-yazyk-i-literatura/library/2015/03/25/antonim-syyfatlar-3-nche-syynyf-tatar-torkeme

Конспект урока «Антоним һәм синоним сыйфатлар» в 3 классе (на татарском языке)
план-конспект урока (3 класс) по теме

Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе.

Скачать:

Вложение Размер
antonim_hm_sinonim_syyfatlar.docx 20.66 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: антоним һәм синоним сыйфатлар

Максат: 1) Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен, иҗади сәләтләрен үстерү;

3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;

4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 40-41 бит, табышмаклар китабы.

Дәреснең тибы: сәяхәт дәрес.

I.Оештыру. Уңай хәләт тудыру

Әкият. Борын-борын заманда бер патшалык булган. Патшаның исеме Сыйфат икән. Аның бик матур, акыллы, зифа, асыл, ягымлы, чибәр кызлары булган. Һәм бер көнне бу патшалыкка батыр, матур, акыллы, кыю егетләр килгән. Кызларны сайлый башлаганнар, барысы да берсеннән –берсе матур булганга аера алмаганнар һәм үзләре дә бу патшалыкта калырга рөхсәт сораганнар.

  1. Укучылар. Ни өчен мин дәресне шушы әкияттән башладым, дип уйлыйсыз?
  2. Әйе, без сыйфат темасын үзләштердек һәм бүген дәрестә белемнәрне ныгытабыз һәм антоним сыйфатлар белән синоним сыйфатларны танырга, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.
  3. II.Матур язу күнегүе.

.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

III. Үткәннәрне ныгыту.

-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк. ”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.

1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

II нче патшалык “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)

1 нче рәт – алма

2 нче рәт – кыяр

3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,хәләтне)

VI.Яңа тема өстендә эш.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар. Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 40 нчы бит 65 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)

_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк

V. ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)

_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?

-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

-Менә шулай . менә шулай матур итеп сикерә.

VI. Белемне ныгыту.

-Ук чылар антоним сүзләрне , сыйфатларны татар халык мәкальләрендә, табышмаклары НДА бик күп очратырга мөмкин. Сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, предметларны чагыштырып карау өчен кулланалар.

Мәкальләр патшалыгы (слайд 5)

Тәмле тел таш яра, тәмьсез тел баш яра.

Яхшы сүз-яз кебек, яман сүз-көз кебек.

ЯХШЫ СҮЗ ДАРУЛЫ, ЯМАН СҮЗ АГУЛЫ..

—Әйдәгез, укучылар бу мәкальләрдәге антоним сыйфатларны табып карыйк әле.

Табышмаклар патшалыгы (слайд 6)

Һичбер кайчан сөйләшми ул,

Ләкин һәркем аңлый телен.

Олы дими, кече дими,

Өйрәтә ул безгә белем.

Чыны бар, ялганы,

Агы бар, вагы бар.

Авызда тагы бар.

“Синоним сыйфатлар” патшалыгы (слайд 7)

-Мәгънәләре ягыннан охшаш булган сыйфатларны синоним сыйфатлар дип атыйлар. Мәсәлән: матур- сылу, чибәр, нәфис, гүзәл, искиткеч.

-Бу сүзләрне кемнәргә карап әйтәләр икән? (кызларга, әниләргә)

-Әйе,әле яңа гына 8 март — кызлар, әниләр, әбиләр, гомүмән халыкара хатын-кызлар бәйрәме үтеп китте.. Шул уңайдан сез әниләр турында иншалар яздыгыз. Әйдәгез, аларның берничәсе белән танышып та китик әле.

(Укучыларның иншалары тыңлана)

_Менә рәхмәт. Балалар,сез бу иншаларда әниләрнең матур сыйфатларын күрсәтә алдыгыз. Бу иншаларда әйтеп биргәнегезчә, әниләр озын гомерле булсыннар, балалар әниле булып яшәсеннәр. Әниләрнең кадерен белегез, хөрмәтләп яшәгез, аларның йөзләренә кызыллык китермәгез, сүзләрен тыңлагыз.

-Укучылар. Синоним сыйфатлар патшалыгындагы биремне үтәргә кирәк бит әле.төркемнәрдә эшләп алабыз. (слайд 8)

I рәткә алма сүзе (татлы, тәмле, сусыл)

II рәткә бала сүзе (нәни, кечкенә, бәләкәй)

III рәткә көн сүзе (матур, кояшлы,тыныч) бирелә. Бу сүзләргә туры килерлек итеп синоним сыйфатлар табарга кирәк.

1. Матур сыйфатының антонимын табарга

А) чибәр в) ямьсез

Б) күркәм г) гүзәл

2. Белемле сүзенең синонимын табарга

А) тәртипле в) өлгер

Б) акыллы г) уңган

“Сыйныф йолдызы” патшалыгы (слайд 9)

Карсыяшлеәчзуйома хәрефләреннән файдаланып сыйфатларны белдергән сүзләрне төзергә

(кара, яшел, әче, зур, йомшак, ак, карлы, соры, кызу, суык)

-Менә укучылар. Шулай итеп сез бүгенге дәрестә сыйфат патшалыгына сәяхәт иттегез. Биремнәрне бик яхшы итеп үтәдегез. Молодцы.Киләчәктә дә тырыш булыгыз, яхшы укыгыз, телегез тәмле, белемегез зур булсын. Белемле булсагыз, беркайда да югалмассыз дип ышанып калам. Уңышлар сезгә!

Источник статьи: http://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/raznoe/2012/04/07/konspekt-uroka-antonim-hm-sinonim-syyfatlar-v-3-klasse-na


0 0 голоса
Article Rating
Подписаться
Уведомить о
guest

0 Комментарий
Старые
Новые Популярные
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии