Антоним сыйфатлар.3 нче сыйныф татар төркеме.
план-конспект урока на тему
Сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга төп төшенчә бирү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру. Сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен урынлы куллана белергә күнектерү. Мәкальләр,табышмаклар аша укучыларда татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт тудыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
antonim_syyfatlar_zaripova_z.m.rar | 157.29 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес темасы: Антоним сыйфатлар.
Максат: 1) дидактик: сүз төркеме – синоним сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга
төп төшенчә бирү;
2) үстереш: укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә
шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру;
Сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен
урынлы куллана белергә күнектерү.
3) тәрбияви: мәкальләр,табышмаклар аша укучыларда татар халык авыз иҗатын
өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату
Дәреснең методы: өлешчә танып белү
Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, күнегү, тест, Сингапур методикасының структуралары.
Кулланылган структуралар : Релли Робин, Куиз-куиз-трейд, Континиус Раунд Робин, Сингл Раунд Робин,
Җиһаз: ноутбук белән экран, карточкалар, презентация.
“Берәү башка телне өйрәнмәк булса,
иң элек үз теленең грамматикасын яхшы белсен”
Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар, хәлләрегез ничек?
- Яхшы.
- Тагын ничек әйтергә була?
- Әйбәт.
Сыйныфны эшкә әзерләү.
Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.
Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.
1) -Укучылар, сез җавапларыгызда нинди сүзләр кулландыгыз?
— сыйфатлар нәрсәне ачыклап килә?( исемне) (предметны)
-сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерә?
( төсне, тәмне,күләм –форма, характерны, табиггать күренешен, физик хәлне)
— сыйфат ачыклаган исемне нәрсә дибез?( сыйфатланмыш)
— безнең җавабыбыздагы сыйфатлар нинди мәгънәле ? (бертөрле)
— нинди сыйфатлар дидек?
Нәрсә соң ул синонимнар?
-Синоним дип бертөрле мәгънәле сүзләргә әйтәләр. Мәсәлән: матур-гүзәл,чибәр.
2) — Балалар, сезгә өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?
( акыллы сүзенең охшаш мәгънәләрен табып язарга һәм шул сыйфатларны кертеп җөмлә төзергә иде)
Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.
2) Релли Робин (ике укучы чиратлашып җавап бирәләр) структурасы белән тикшерү
III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
3)Укытучы : Балалар, шулай итеп без уебызны, фикеребезне анык, төгәл чагылдырырга ярдәм итүче һәм сөйләмебезне образлы итүче синоним сыйфатлар белән танышкан идек. Бүген дә татар әдәби теленең гаять бай сүзлек хәзинәсен өйрәнүебезне дәвам итәбез. Башта экранда бирелгән мәкальләрне укып үтик.
1 нче слайд ачыла.(Мәкальләр укыла, мәгънәләре, ачыклана.)
1) Яхшы сүз- җанга дару,
Яман сүз-тәнгә яра. 2.Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы. 3. Юмарт кулга байлык күбрәк керә. Саран кеше ишеген кунак какмас. 4. Батыр кеше үлсә дә, исеме үлмәс.
Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка
Укытучы:Укучылар, ничек уйлыйсыз,биредә яхшы-яман, ачы – татлы , юмарт- саран, батыр — куркак сүзләре нинди мәгънәгә ия? Нинди сорауга җавап бирәләр? ( Бу сүзләр капма – каршы мәгънәгә ия.)
Укучылардан нәтиҗә ясату.
Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала. ( Антоним грек сүзе, каршы мәгънәсендә). Дәрес максатын ачыклау. Димәк, укучылар, без бүген нинди тема өйрәнәбез.
III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
4 ) Укытучы: Антонимнар кулланылган тагын нинди мәкаль һәм табышмаклар әйтә аласыз? (Җаваплар тыңланыла)
Укытучы: Укучылар, шулай итеп антонимнар нинди әсәрләрдә киң кулланыла? ( Җавап алына)
Б) Нинди антоним сыйфатлар әйтә аласыз?
5) 2 нче слайд.Җөмләләр төзергә:
Зур – кечкенә, авыр – җиңел, эшчән – ялкау.
6)(3 нче слайд) Сыйфатларда мәкаль һәм табышмаклар күп кулланыла дидек, мин укыйм, ә сез нинди сыйфатлар табарсыз.
а)Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)
б )Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)
в )Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)
г )Теле озынның акылы кыска.(м)
д) Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)
7) (4 нче слайд) Дәреслек белән эш: № 245, нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, табышмакларны күчереп яз, антоним сыйфатларны билгелә.
8) (5 нче слайд. ) “Ахырын тап” уены. Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.
Кышын көн кыска, ә төн . . (озын)
Җәен көн аяз, ә көзен . . (болытлы)
Күп укыган бала белемле, ә аз укыган . .(белемсез)
Китап калын, ә дәфтәр . . (юка)
Алма баллы, ә лимон . . (ачы)
Кар йомшак, ә боз . . (каты)
Шикәр ак, ә күмер . .(кара)
9) 6 нчы слайд. Татарчага тәрҗемә ит.
№ 247,113 нче бит, дәреслек.
Сыйфатларны тап, рус телендә сыйфатларга кушымчалар ничек ялганган?Аңлат,нәтиҗә яса.
(рус телендә сыйфатларга кушымчалар сыйфатланмышка,аның нинди родта килүенә карап ялгана)
10) 7нче слайд. Тиешле кушымчалар куеп укы.
Маленьк. проворн. белка. Кечкенә җитез тиен
Зл… сер…волк. Усал соры бүре.
Летн. тёпл. день. Җәйге җылы көн.
Интересн. нов. книги. Кызыклы яңа китаплар.
Укытучы: а) татарча сүзтезмәләрдә сыйфатлар кушымча белән кулланылганмы?
б) Русча сүзтезмәләрдә сыйфат кушымчалары нәрсәгә бәйле?
11) Тест (биремле карточкалар)
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
ә) эшне, хәрәкәтне
б) предметның билгесен
2 . Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
3. Сыйфат белән ачыкланган исем нәрсә дип атала?
а) сыйфатланмыш;
ә) саналмыш;
б) аныкланмыш.
4. Предметның төсен, күләмен, тәмен белдергән сүзләр кайсы сүз төркеме була?
а) сыйфат
5. Биек сүзенең антонимы:
12) Ә хәзер сыйфат моделен ясыйк. ( 8 нче слайд)
Укучылар билгеле вакыт эчендә дәфтәрдә (кәгазьләрдә) тема буенча белгән антоним сыйфатларны язалар, сигнал буенча 1 нче укучы иптәшен ( “партнер по плечу”) тикшерә башлый. Сигнал буенча 2 нче укучы иптәшен тикшерә.
5 ) Континиус Раунд Робин (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә бер-берегезгә чират буенча җөмләләрне уку, булмаганын язу.
6 ) Релли Робин (ике укучы чиратлашып җавап бирәләр) структурасы белән тикшерү
Сингл Раунд Робин
алымы һәр укучы 1 мәртәбә җавап бирә)
Континиус Раунд Робин (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәмендә тикшерү.
Источник статьи: http://nsportal.ru/shkola/rodnoy-yazyk-i-literatura/library/2015/03/25/antonim-syyfatlar-3-nche-syynyf-tatar-torkeme
«Антонимнар»
методическая разработка (5 класс) на тему
“Антонимнар” темасына дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
antonimnar.docx | 28.07 КБ |
Предварительный просмотр:
1. «Антонимнар» төшенчәсе белән таныштыру,ныгыту. Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера һәм кулана белергә өйрәтү.
2. Укучыларның сүз байлыгын арттыру, тел культурасын үстерү, фикер йөртү сәләтен көчәйтү.
3. Укучыларны әдәплелеккә, тәрбияле, игътибарлы булырга өйрәтү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
Җиһазлау: Татар теле дәреслеге, “Антонимнар” темасына презентация.
I. Оештыру этабы.
Исәнләшү, сыйныфта психологик уңай халәт булдыру.
- Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, — диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар теләкләр телиләр:
- Яңа көн тынычлык алып килсен!
- Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк!
- Әти — әниебезгә ягымлы булыйк!
- Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
II. Белемнәрне актуальләштерү .
— Укучылар, әйдәгез үткән дәрес темасын искә төшереп алыйк.
— Нәрсә ул синонимнар? Мисаллар китерегез.
— Синоним дип мәгънәдәш сүзләргә әйтәләр.
— Кем башкача җавап бирергә тели?
— Алар мәгънә төсмерләре белән аерылырга мөмкин. Мәсәлән, чибәр кыз диләр, нәфис кыз дип әйтмиләр, чибәр, нәфис – үзләре синонимнар.
— Ягез, барысын да җыеп әйтеп карыйк әле.
— Мәгънәләре белән бердәй яки мәгънә төсмерләре белән генә аерылып торган сүзләр синонимнар дип атала.
— Бирелгән сүзләрнең синонимарын атап чыгыгыз әле
КЕШЕ ( адәм, инсан, зат, бәндә)
ЧИСТА ( саф, ару, пөхтә)
АКЫЛЛЫ ( зирәк, тапкыр, зиһенле)
III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
-Укучылар, рәсемнәрдә нәрсәләр сурәтләнгән? (слайд №2)
— Бу сүзләр бер-берсенә нинди мәгънәдә кулланылган?
— Капма – каршы мәгънәдә
— Әйдәгез хәзер кыш белән җәйне чагыштырп карыйк (слайд №3)
— Кыш салкын, ә җәй җылы
Кышкы көн кыска, ә җәйге көн озын
Кышын табигать йокыга тала, җәен уяна.
-Бу җөмләләрдә нинди сүзләр капма-каршы куелган? (слайд №4)
-Кыш-җәй, салкын-җылы, кыска-озын, йокыга тала-уяна
-Дөрес, укучылар, ә капма- каршы мәгънәле сүзләрне ничек атыйлар соң?
— Димәк, укучылар, бүген без сезнең белән « Антонимнар » дигән теманы өйрәнүгә керешербез. Без өйрәнгән лексик берәмлекләр сезнең телегезне баетыр. Аларны дөрес итеп билгеләргә, урынлы кулланырга өйрәнү – дәресебезнең төп максаты.
— Хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.
— Ә хәзер антонимнарның билгеләмәсен искә төшерик (слайд №5)
— Укучылар ак төскә нинди төс антоним була? (слайд №6)
-Ә сары төс була аламы? Бу сорауга җавапны бирелгән җөмләләрне күзәтеп җавап бирергә була.
— 1) Кара җиргә ак кар ява. 2) Ак йөзең сагыштан сары булды. (слайд №7)
— Димәк, укучылар, антонимнар, шартлы рәвештә, даими һәм очраклы антонимнарга бүленә (слайд №8)
— Антонимнар ни өчен кулланыла соң? (слайд №9) (Дәреслектәге аңлатмалар укыла)
— Чагыштыру һәм капма- каршы кую (слайд №10)
— Сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә (слайд №11)
IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
— Димәк:
1. Антонимнар — капма – каршы мәгънәле сүзләр.
2. Алар, шартлы рәвештә, даими һәм очраклы антонимнарга бүленә.
3. Антонимнар чагыштыру һәм капма- каршы кую өчен кулланыла.
4. Алар сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә.
V. Яңа белемнәрне ныгыту.
— Хәзер әйдәгез биремнәр эшләп карыйк.(слайд №12)
1. Рәсемнәрдән антонимнар табарга. (слайд №13)
2. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын язарга (слайд №14)
3.Антонимнар куеп мәкальләрнең ахырын язып бетерергә (слайд №15-16)
Иң ачы нәрсә дә тел, иң (татлы нәрсә дә тел)
Кыю бер үләр, (куркак мең үләр)
Яхшы тел яз кебек, (яман тел көз кебек)
Картлар сүзен капчыкка сал, (яшьләр сүзен янчыкка сал)
-Бу мәкальләр безне нәрсәгә өйрәтә?
Яздым җөмлә, иҗек , сүз – Тагын йомам һәм ачам,
Бик арыды минем күз. Бер йомам да, бер ачам.
Йомам күзем — ял итсен Күзләр хәрәкәте белән
Ачам күзем – күп күрсен Зур әйләнә сызам.
5. Эшебезне дәвам итәбез, киләсе бирем: шигъри юллардан антонимнар табарга (слайд №17)
6. Антонимнарны табып, төрен билгеләргә (слайд № 18)
VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
— Өй эше итеп, «Кышкы табигать» темасына антонимнар кулланып, миниатюр сочинение язып килергә. (слайд № 19)
Источник статьи: http://nsportal.ru/shkola/rodnoy-yazyk-i-literatura/library/2015/10/06/metodicheskaya-razrabotka-po-tatarskomu-yazyku