Меню Рубрики

Антоним кергн мкальлр татарча

Саннар кергән мәкальләр.

Бу презентациядэ саннар кергэн мэкальлэр урнаштырылган.

Просмотр содержимого документа
«Саннар кергән мәкальләр.»

Туган төбәктә кулланыла торган татар һәм рус халык мәкальләрендә саннар”

Әйләнә- тирә дөн ья: рус теле, татар теле, әдәби уку,

2. Мәкальләр һәм әйтемнәр тарихыннан

3. Татар һәм рус халык аваз әсәрләрендә тылсымлы саннар

  • Мәкаль һәм әйтемнәрдә 1 саны

— Мәкаль һәм әйтемнәрдә 2 саны

— Мәкаль һәм әйтемнәрдә 3 саны

— Мәкаль һәм әйтемнәрдә 7 саны

— Мәкаль һәм әйтемнәрдә 10 саны

— Мәкаль һәм әйтемнәрдә зур саннар

4. Йомгаклау. Эшне ң нәтиҗәләре.

5. Информация чыганаклары.

Максат: рус һәм татар мәкаль һәм әйтемнәрендәге саннарның кулланылышын чагыштыру, сөйләмне якты һәм образлы итү чарасы буларак саннарның кирәклеген күрсәтү.

Гипотеза: Мәкаль һәм әйтемнәрдәге саннарның мәгънәсен белсәң, аның ни өчен кулланылганын белеп була.

1. Тикшерү темасы буенча фәнни әдәбият белән танышу;

2. Татар һәм рус халкы мәкальләрдә кайсы санга өстенлек бирүен ачыклау;

3. 1,2,3,7, 13,100 саннары кергән мәкальләрне системалаштырып чагыштыру.

Татар һәм рус халык аваз әсәрләрендә тылсымлы саннар Без үзебезнең мәктәп укучылары һәм укытучылары арасында сорашу үткәрдек һәм шуны ачыкладык.

Саннар керг ә н мәкальләр беләсезме?

Рус халык аваз иҗаты буенча

Татар халык авазы иҗаты буенча

Кайсы саннар мәкальләрдә күбрәк очрый?

Саннар кергән мәкальләргә мисалллар китерегез.

Один в поле не воин – 14 чел.

Одна нога тут, другая там – 8 чел.

Семеро одного не ждут – 14 чел.

Семь раз отмерь, один раз отрежь- 13 чел.

Не имей сто рублей, а имей сто друзей – 20 чел.

Лучше один раз увидеть, чем сто раз услышать – 8 чел.

Кы ң гыр эш 40 елдан со ң да беленер — 12 кеше

Җиде кат үлчә, бер кат кис — 16 кеше

100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын – 14 кеше

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз – 14 кеше

1 саны белән мәкальләр

Борынгы текстларда “бер” сүзе сирәк кулланылган һәм Алла, Космос, Галәм кебек бербөтенне аңлаткан. Берле санында магик көч бар икән, димәк ул бердәм һәм бөтен дигән мәгънәне аңлата. Ә кайбер мәкалләрдә берле саны бик кечкенә, аз дигәнне аңлата.

Татар халык мәкальләре

Один в поле не воин.

Один в море не рыбак.

Семь бед — один ответ.

Один за всех и все за одного.

Лучше один раз увидеть, чем сто раз услышать.

В страду одна забота – не стояла бы работа.

От великого до смешного – один шаг.

Одна голова – хорошо, а две лучше.

Один дурак пятерых умных ссорит.

Бер күктә ике ай булмас.

Ай белән Кояш берәр генә була.

Бер алтын гына картаймый.

Диңгездән бер тамчы.

Берсе уңга ишә, берсе сулга ишә.

Бер елда ике яз булмый.

Бер кичкә кер мичкә.

Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.

Бер сүз бер сүзне әйтә.

Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.

2 саны белән мәкальләр

Ике- бер әйберне икенчесе белән чагыштыру билгесе. Ике- кешенең үзен чолгап алган тирәлек белән үзара мөнәсәбәте һәм үзара бәйләнеш символы .

Старый друг лучше новых двух.

Два медведя в одной берлоге не уживутся.

За двумя зайцами погонишься — ни одного не поймаешь.

Два сапога – пара.

Одна голова – хорошо, а две лучше.

Скупой платит дважды.

Убить двух зайцев.

Двум смертям не бывать, а одной не миновать.

Лентяй да шалопай – два родных брата.

Из двух зол выбирай меньшее.

За битого двух небитых дают.

Ике тамчы су кебек.

Ике агач арасында адашу.

Ике тирәк бер төптә, ике төймә бер җептә.

Ике куянны бер юлы ату.

Ике ат бер казыкка бәйләнмәс.

Ике тәкә башы бер казанга сыймас – сөзершерләр.

Ике сөяк ике эткә җитми.

Бик тырышлык – икеләтә уңыш.

Иренгән ике атлар.

Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән.

3 саны белән мәкальләр

Өч – магик саннар рәтендә беренче сан. Бу сан белән чын магик исәпләү башлана, аның белән ниндидер яңалык ачыла.

Заблудиться в трёх соснах.

Бог любит троицу.

У мужика в августе три заботы: и косить, и пахать, и сеять.

Не узнавай друга в три дня – узнавай в три года.

Обещанного три года ждут.

От горшка три вершка.

Наврал с три короба.

Плакать в три ручья.

Согнуться в три погибели.

Өч көн үтте – чия чәчәге шиңде.

Дөньяда өч нәрсә бик кирәк: акыл, белем һәм хезмәт.

Өч, өчтән соң көч.

Өчкә киткәч, көчкә китә.

Өчкә тулмый көч булмый.

Кунакның көне өч, аннан соң өй иясенә көч.

Өч яшьлек малай атага булышыр,

Өч яшьлек кыз анага булышыр.

Өч көннән соң: «Исәнме, кодагый!»

Үлгәч тә өч көнлек эш кала.

7 саны белән мәкальләр

Җиде – дөняда иң “буталчык” сан. 7 — нәрсәнең дә гадәти булмаганын, хәттә гадәттән тыш икәнен ,

күрсәткәндә кулланыла торган сан.

Семь раз отмерь, один раз отрежь.

Семеро одного не ждут.

Семь пятниц на неделе.

Тайна за семью печатями.

Семеро с ложкой, а один с сошкой.

У семи нянек дитя без глазу.

Семеро – не один, в обиду не дадим.

Лук от семи недуг.

Семь ворот, да все в огород.

Одним махом семерых убивахом.

От семи собак на распутье огрызается.

Попадья лукавая – змея семиглавая.

Сам не дерусь, семерых не боюсь.

Семеро одного не ждут.

Җидегән йолдызның койрыгы таңга сызылыр.

Җиде кат җир астын күрү.

Атлының юлы бер булса, җәяүленең сукмагы – җиде.

Җиде кат тиресен тунау.

Җидесендә ни булса,

Җитмешендә шул булыр.

Хәзерге бала туганда ук җиде класс бетереп туа, ди.

Җиде йортның телен бел,

Җиде төрле белем бел.

Дусыннан аерылган җиде ел җылар, иленнән аерылган гомер буе җылар.

13 саны белән мәкальләр

Унөч бары күнелсезлекләр генә вәгъдә итә. Ул гади сан, үзенә һәм бергә генә бүленә, 13 саны белән бәйләнгән ышанулар киң таралыш алган. Күп кенә илләрнең (Англия, Франция, Польша һ.б.) халыклары бу санны бәхетсезлек саны дип ышаналар, 13 санын кулланмаска тырышалар. Ә безнең бабаларыбызда андый ышанулар булмаган, шулай да бу сан белән татар халык мәкал ь ләре табылмады.

Вашего брата по тринадцати на дюжину кладут, да и то не берут.

Тринадцатый гость под стол.

40 саны белән мәкальләр

40 саны унарлы системада гадәти булмаган сан булып исәпләнә. Элек рус халкында “сорок” дип капчык аталган, чөнки капчыкка 40 тиен яки кеш тиресе сыйган. Бу акча берәмлеге булып йөргән, чөнки оброк, ясакны тире белән түләгәннәр.

Сорок лет — бабий век.

Сорок лет не сорок реп.

Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.

Кырык кеше бер якка, кырын кеше бер якка.

Кырык каргага бер таш җитә.

Коралда кырык кешенең көче бар.

Бер көн сыйлаганга кырык көн сәлам.

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер.

Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар.

Кырык корама, йөз ялгау.

Кырык ел чабата ясап, чабатага олтан сала белмәгән.

Бер чыраның яктысына кырык кеше утыра.

Бай бөлгәнче — кырык ел, ярлы баеганчы — кырык ел.

Ватыласы арба кырык көн алдан шыгырдый.

100 саны белән мәкальләр һәм әйтемнәр.

— тулы камиллекне күрсәтүче сан. Бөтен гадәттә

100 өлешкә бүленә (100%). Эра йөзьеллыкларга бүленә. Халык 100 санын “бик күп” төшенчәсенең билгесе итеп кулланган.

Не имей сто рублей, а имей сто друзей.

Лучше один раз увидеть, чем сто раз услышать.

Одним махом сто побивахом, а прочих не считахом.

Сто голов — сто умов.

Трус умирает сто раз, а герой — один раз.

Одна весна на Родине лучше, чем сто весен на чужбине.

Для матери ребёнок до ста лет дитёнок.

В субботу в обед будет сто лет.

Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.

Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.

Йөз кешенең йөзен таныганчы бер кешенең атын бел!

Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.

Йөз акыллыны бер тинтәк саташтырыр.

Мал җыярга — йөз ел, таратырга — ярты көн.

Йөз юл, мең хата.

Башка саннар белән мәкальләр һәм әйтемнәр.

Конь на четырёх ногах, да и то спотыкается.

Без четырёх углов изба не рубится (не становиться).

Нужен, как собаке – пятая нога.

Свой пятак чужого рубля дороже.

Один друг шестерых родственников заменит.

У святого коня – восемь ног.

Осень – перемен восемь.

Восьми гривен до рубля не хватает.

Девять мышей вместе потянули – крышку с кадушки стянули.

Десять знающих не стоят одного, который дело делает.

Лучше десять виновных оправдать, чем одного невинного осудить.

Дүрт аяклы ат та абына.

Дүрт тәгәрмәч бергә әйләнгәндә генә яхшы.

Бишектәге бишкә төрләнер.

Биш иртәгәдән бер бүген кыйбат.

Ялкауның ялы биш көн.

Алтыдагы (холык) алтмышка.

Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

Ике сигез – бер тигез.

Сигез көн гомергә тугыз көн тырышлык кирәк.

Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.

Ун белән тугызны аермый.

Бер ялган сөйләсәң, тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.

Берәү унга сөйләр, унау – йөзгә.

Ун кат укы, бер кат яз.

Ун көлкенең бер җыламышы була

Ун бармак белән тотынмаган эш ун елга калыр.

Саннар кергән мәкальләр саны

Башка саннар белән

  • Рус халкының “яраткан” саннары булып 1, 2, 7 тора, ә татар халкында “яраткан” саннар булып 1, 2, 7, 40 тора.
  • Ике халыкта да иң күбе “1” саны кергән мәкальләр.
  • Татар халык мәкальләрендә 11, 12, 13 кергән мәкальләр юк, ә рус халык мәкальләрендә 40, 70 саны кергән мәкальләр юк дәрәҗәсендә.

  • Аникин В.П. Русские народные пословицы, поговорки, загадки и детский фольклор. М.: Просвещение, 2004
  • Волина В.В. Пословицы, поговорки, ребусы. С.-Пб, Дидактика Плюс, 2009
  • Даль В.И. Пословицы русского народа, М.: Художественная литература, 2003
  • Пословицы, поговорки. http://www.poskart.ru/tsifry.html
  • Пословицы про счёт. http://posl.sc11tavda.edusite.ru/p3aa1.html
  • “ Татар халык мәкальләре .3 том.” Н. Исәнбәт.
  • «Татарча-русча тезмә сүзләр сүзлеге” под редакцией Сафиуллиной Ф.С, Казань”Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел.

Источник статьи: http://multiurok.ru/index.php/files/sannar-kerg-n-m-kall-r.html


0 0 голоса
Article Rating
Подписаться
Уведомить о
guest

0 Комментарий
Старые
Новые Популярные
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии